Лилия Кохның тормыш кагыйдәләре

Шоу-румда чираттагы мастер-класс үтте. Аның кунагы – дипломлы психолог, “Яшәү белән үлем арасында йөз көн” китабының авторы Лилия Кох булды.

Ул иң куркыныч авыруланың берсе – яман шешне җиңгән. Моның өчен түгелгән көчне,үз башыннан уздырган авырлыкларга каршы көрәш юлларын олы җанлы кыз башкаларга да өйрәтер өчен үз алдына зур максат куя һәм бөтен дөнья буйлап сәяхәткә чыга. Авырган вакытта Лилия үзенең кичергәннәрен көндәлеккә язып бара, вакыт узу белән, көндәлек укыла, аңа төрле үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелеп популяр китапка әверелә.

Очрашу дәвамында хәбәрдарлык һәм аралашучанлык темалары күтәрелде. Автор кешенең тормышта үз урынын табу һәм сәләте турында сорауларга җавап бирде.Үз-үзеңә ышанычны киметүче кешеләр белән аралашмаска, һәр иртән көзгегә карап үзең белән очрашып, матур сүзләр кызганмаска киңәш итте.

Кунагыбыз ял көннәрендә онкологик чирле балалар белән очрашып,аларның кәефен күтәрә һәм туасы көнгә ышаныч һәм өмет уята. Очрашу Лилиянең өч тормыш кагыйдәсен кабул итү белән тәмамланды. Бу кагыйдәләр түбәндәгеләр:

1.Нинди генә авырлыклар килсә дә үзеңне тыңларга, үзеңә генә ышанырга.

2.Авырлыктан соң һәрвакыт җиңеллек килүгә ышанырга.

3.Һәр сынау – ул юкка гына түгел…

Аделина НИЗАМОВА.