Лилия Туктарова: «Мине журналистика фән буларак кызыксыдыра»

Фирдус Тямаевның “Гомер үтә” дип аталган җырын бар кешедә беләдер инде… Бик тә дөрес сүзләр. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлап, университетка имтиханнар биреп йөрегән чаклар әле дә күз алдында. Студент булып йөргән вакыт — иң рәхәт чаклар дип болай гына әйтмиләр. Бүгенге әңгәмәдәшебез — Лилия Туктарова. 

Лилия бик тиздән Казан федераль университетын тәмамлый. Аның университетта уку дәвамында ирешелгән уңышлары да шактый. Без аның уңыш серен белергә булдык.

— Лилия, сине журналистикага нәрсә алып килде?

— Беренчедән, Казан федераль университетында гына “Журналистика” өлкәсен киң яктырткан, барлык нечкәлекләрен белгән институт эшләп килә. Әлеге институтта коры теория гына өйрәтмиләр. Монда басымны синең гамәли эшчәнлегеңә куялар. Практика көчле. Дүрт ел дәвамында киң уйларга, объектив рәвештә үз фикереңне булдырырга өйрәтәләр. Һәм әлеге институтта иреклелек хөкем сөрә. Иҗат кешеләре арасында үз-үзеңне үстерү – әйләнә-тирәңне баета.

— Бу белгечлеккә керү өчен нинди авырлыклар аша үтәргә туры килде?

— Әлеге институтка кергәндә мин бернинди дә авырлыклар сизмәдем. Без БДИ имтиханнарыннан кала, һөнәр буенча тагын бер имтихан тапшырдык. Беренчесендә без телдән сорауларга җавап бирдек һәм эссе яздык. Бәлки, шул ук вакытта үземнең мәктәптә, гомумән, дөньяга карата фикерләремне белдергәнгә мин бу имтиханнарны бер авырлыксыз үттем.

— Сиңа йогынты ясаган нинди дәресләрне яки укытучыларны  атап китә аласың?

— Журналистика барлык юнәлешләрне дә үз эченә алган. Без бик күп төрле фәннәр укыдык. Барысыда диярлек журналистлар күзлегеннән каралды, анализланды. Миңа барлык фәннәр дә ошады. Мин үзем чит ил әдәбиятен яратканга, никтер беренче булып күз алдына, Лилия Фоатовнаның 19-20 чит ил әдәбияте тарихы килә. Безгә өч ел дәвамында рус һәм чит ил әдәбиятенең тарихын җентекләп сөйләделәр, өйрәттеләр. Шулай ук чит ил журналистикасы тарихын укыткан Андрей Александровичның лекцияләрен әйтеп китми мөмкин түгел. “Психология журналиста”, “психология управления” искиткеч фәннәр, әмма бераз җитми калды. Соңгы семестрда Ләйлә Рашидовнаның “Саморазвитие журналиста: технологии личностного и карьерного роста” фәне керде. Искиткеч үтемле һәм иң мөһиме, көндәлек тормышта кулланып була торган файдалы лекцияләрнең берсе.

—  Студент тормышыннан тыш, син нәрсә белән шөгыльләндең?

— Дүрт ел дәвамында мин Бөтендөнья татар яшьләре форумының активисты булып торам. “Мин татарча сөйлшәшәм”, “Татар-дозор”, “Акыл фабрикасы”, “Печән базары” һәм башка проектларны яшьләр белән берлектә уздырабыз. Яшьләр форумы миңа бик зур тәҗрибә мәйданчыгы булды. Яңа дуслар таптым, яңа элемтәләр барлыкка килде. Казан, Татарстан гына түгел, чит илләрдә яшәүче татар яшьләре белән элемтәләр булдырдым. “Салават күпере” журналында  һәм “ХузурТВ” каналларында эшләп алдым.

— Нинди уңышларың белән горурланасың??

-Иң мөһиме барлык чараларда да катнашырга кирәк. Җиңмәсәң дә тәҗрибәсе нинди зур бит аның. Өч ел дәвамында фәнни конференцияләрдә катнаштым. Ел саен уза торган “Ел студенты” премиясендә “Ел журналисты» номинациясендә лауреат булдым. Күп форумнар үткәрүдә катнаштым.

— Университеттан соң нинди планнарың бар? Үз белгечлегең буенча эшләргә җыенасыңмы? Хәзерге студентларга ниләр теләр идең?

-Мин барлык студентларага да уңышлар телим. Үз юлларын, үз һөнәрлен табарга насыйп булсын. Мине журналистика фән буларак кызыксыдыра. Планда бер-ике проект  бар. Эшләп карыйсы килә. Әлегә белмим ничек килеп чыгар. Сер булып калсын. Рәхмәт!

Диана САДРЕТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.