Лицей укучылары Кайбыч интернат-йортында концерт куйды

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Лицее укучылары Кайбыч интернат-йортында булып, яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм концерт күрсәттеләр. 

Бәйрәмне 7-10 сыйныф укучылары оештыра. Укучылар өлкәннәргә җырлар-биюләр башкарганнар. Концертта Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да була. Ул һәм админстрация вәкилләре лицеистларга мондый бәйрәм өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр. Концерттан соң укучылар интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә лицей исеменнән сувенирлар тапшырганнар һәм якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлаганнар.