“Ливанга ашау өчен булса да барып кайту кирәк…”

Интернеттан КФУның лингвистика факультетында укучы бер кыз белән танышырга туры килде. Әлеге кыз мине ниндидер сөйкемле сөяге белән үзенә җәлеп итте. Танышым бөтенләй Татарстаннан түгел. Сәяхәт итәргә дә ярата икән.

Аның исеме Амира Саламе, аңа 22 яшь. Ул Волгоградта туып үскән, тик әтисе Ливаннан. Ливанга беренче тапкыр 2009нчы елда барып кайткан. Аңа кадәр дә барганы булган, ләкин сугыш булганлыктан, болар турында искә төшерәсем дә, сөйлисем дә килми, ди. Әтисе ягыннан абыйлары Бейрутта яшиләр, ә җәйге өйләре аларның көньякта. Анда алар Тир шәһәрендә булганнар. Тир – бик борынгы шәһәр, хәрәбәләр генә калган, шулай да аркалар, урамнар бик яхшы сакланган. Бейруттан ерак булмаган Баальбекта да булганнар. Ул шулай ук борынгы шәһәр. Анда Кояш гыйбадәтханәсе сакланган. Ул Афинадагы гыйбадәтханәгә охшаган. “Ливанның иң үзенчәлекле ягы – ул, мөгаен, кешеләредер, — ди Амира. — Барысын да һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, халыкның яртысы христианнар, шуңа күрә монда клублар һәм барлар күп. Монда беркемдә дә тартыну хисе юк – ничек телисең, шулай яшә.”

Амираны апасы белән төрле ашханәләрдә сыйлаганнар. Аларның Россиядән булуларын белгәч, аның әтисенә: “Үзләренең икенче туган якларын белсеннәр”, — дип әйтә торган булганнар.

Ливанда күзгә ташлана торган икенче әйбер ул — ашау. “Ул күп, төрледән-төрле һәм иң тәмлесе,” – дип сөйли Амира. “Ливанга ашап кайту өчен булса да барып кайтырга кирәк”, — дип киңәш бирә ул. Кедр чикләвеге Ливанның символы булганлыктан, аны бик күп ашамлыкка кушалар.

Гарәп телен кыз шунда әби-бабайлар, икетуган абыйсы, апалары белән әкренләп өйрәнә башлаган да инде. Икетуганнары 30дан аз гына артык. Башта өйрәнү читенрәк булган булуын, тик Амира ияләшкән.

Ливан турында түбәндәге кызыклы фактлар белән дә уртаклашты сәяхәтче кызыбыз:

-белем анда инглиз һәм француз телләрендә генә бирелә, гарәп телендә юк. Әти-әниләр балаларын инглиз яки француз системасы булган мәктәпнең кайсысына бирәсен үзе хәл итә. Шуңа да инде чит телләрне өйрәнү югары дәрәҗәдә. Мәсәлән, Амираның әтисе француз системасында укыган.

-Ливан — чүле булмаган бердәнбер гарәп иле;

-шулай ук ул төнге клубларның саны бихисап булган, алкоголь эчемлекләр сатылучы бердәнбер гарәп иле;

-христианнарның проценты югары булган ил;

-якын көнчыгышның иң кечкенә иле, тик шулай да илдә 4млн ливанлы, Сириядән 2млн һәм 1млн га якын Палистинадагы качкыннар яши. Димәк, илдәге һәр икенче халыкның берсе ливанлы түгел;

-ә Ливанның читендә 13млнга якын ливанлы яши һәм шунысы кызык: иң күп ливанлы Бразилиядә гомер кичерә.

Амирага 16 яшь булган вакытта ул FLEX халыкара алмашу конкурсында җиңгән булган һәм аңа бер ел Америкада яшәү, Америкадагы гаилә белән тору һәм гади бер Америка мәктәбендә уку мөмкинлеге туган. Башта кыз илнең көньягындагы Луизиана штатында яшәгән. “Алданрак бик читен булды, әлбәттә. Бер дә таныш булмаган башка гаиләдә яшәү, чит бүлмәдә уяну бик авыр нәрсә. Әмма 1 елдан соң, киткәндә, мин үземне якын кешеләрем белән аерылышкан кебек хис иттем. Ел ахырында мин әлеге гаиләне үземнең әти-әниләр дип әйтә башлаган идем инде. Америкалылар безнең шикелле түгелләр, аларны аңлавы бик кыен, тик яратуы бик җиңел”, — дип сөйли Амира.

Аның күңелендә иң истә калган әйбер ул — Раштуа бәйрәме. Америкалылар өчен бик мөһим әйбер икән ул. “Раштуада үзеңне чыннан да әкияттәге, могҗизадагы шикелле хис итәсең. Америкада Дисней Ворлдта булдым. Ул да әкият кебек. Балалар һәм хәтта олылар өчен дә. Дөресен генә әйткәндә, ул минем штатлардагы иң яраткан урыным булды”,- дип әйтә Амира, соклануын яшермичә.

Әлмира Мәүлетова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты,