Лия Заһидуллина Марска очудан баш тартты

Үзеңне шәхес буларак үстерү өчен чын шәхес булган кешеләр белән аралашырга кирәк. “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте начальнигы Лия Заһидуллина − шундыйлардан. Татарстан телевидениесе легендасы белән хәзерге телевидение, журналист һөнәре һәм Марска очу турында сөйләштек.

− Хәзерге телевидениедәге эш процессы элеккесеннән нәрсәсе белән аерыла? Һәм аларны чагыштыру мөмкинме?

− Әлбәттә, беренче чиратта, техник як аерылып тора. Хәзер нинди генә җайланмалар юк! Без алар турында хыяллану түгел, хәтта уйлап та карамый идек! Безнең заман гел туры эфирда эшләсә, хәзерге телевизион журналистларга бу яктан уңайлырак: алар тапшыруны алдан ук яздырып куя алалар. Ләкин туры эфирда эшләү әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек китерә торган эш. Туры эфирда эшләр өчен текстны күп тапкыр укырга, хәтерне яхшыртырга, үзеңне бар нәрсәгә әзер итеп тотарга кирәк.

− Туры эфир вакытларында көтелмәгән хәлләр еш була идеме? Иң истә калганы кайсы?

Туры эфирда көтелмәгән хәлләр бик күп булды. Мәсәлән, берсендә мине эт тешләгән иде. Ул тапшыруда яшь эт тотучыларга багышланган иде һәм кунакка килгән этләр үз һөнәрләрен дә күрсәтергә тиеш иделәр. Тапшыру азагында бер овчарка идәнгә сибелгән предметлар арасыннан хуҗасы ыргыткан таракны эзләргә кереште. Хуҗасы борчылыптыр инде, таракны сибелгән әйберләрдән бераз гына ераккарак ыргытты. Ә эт таракны һаман эзли һәм таба алмый! Тапшыру бетәргә берничә минут калганлыгын аңлап, мин таракны алып эт янына ыргытырга теләдем һәм шул вакыт ул мине беләгемнән тешләп алды. Нәкъ шул тешләү мизгеле экраннарга да эләгеп калган иде әле. Шок хәлендә булганмындыр, авырту сизелмәде. Тапшыруны ахырына хәтле җиткердем һәм ул елны җәй буе озын җиңле күлмәкләр кияргә туры килде.  

− Сезнеңчә телевидениедә нинди темаларны күбрәк яктыртырга кирәк?

− Беләсеңме, хәзер телеканалларда негатив шундый күп! Криминал, гыйбрәтле хәлләр турында күп сөйлиләр. Һәм минем фикеремчә, кешеләр андый тапшырулардан инде туйды. Чөнки негатив күрсәткән саен, ул кешеләрдә дә арта. Алар урынына ниндидер рухи, мәдәни, психологик тапшырулар әзерләргә кирәк. Мондый тапшырулар кеше күңеленә үтеп кереп, яхшылык, миһербанлылык сыйфатларын уятып җибәрер иде.

− Журналист һөнәре хатын-кызларныкына әйләнеп бара. Әлеге һөнәргә егетләрне тарту өчен нинди эшләр башкарырга кирәк?

− Егетләрне җәлеп итү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма шуны ачык күрәбез: хатын-кызлар хәзер бөтен җирдә. Коко Шанельга ияреп чалбар кия башлаудан алып, ир-атлардан барлык һөнәрләрен һәм вазифаларын тартып алып бетерде шикелле гүзәл-затлар. Ә инде хәзер уйланабыз: кирәк булдымы икән соң алар безгә? Чөнки көчсез ир-атлар җәмгыятебездә арта бара.

− Лия Михайловна, сез бит әле узган ел журналистлар арасында уздырыла торган «Бәллүр каләм» фестивалендә җиңү яуладыгыз. Җиңәрмен дип уйлаган идегезме?

− Юк, җиңәрмен дип башыма да китермәдем. Сәхнәдән исемемне игълан иткәч, берничә секундка телсез калдым хәтта. Бу минем өчен бик зур сюрприз булды.

− Ә җиңүегез өчен бирелгән автомобиль ни хәлдә?

− Аллага шөкер, әйбәт. Беләсеңме, иң кызыгы шул: бәйге үткәч машинамны алыштырырга йөри идем, ә болай алыштырасы да булмады.

− Руль артында күптән йөрисезме?

− Кырык ел чамасы. Мин руль артына утырганда Казанда бары тик өч кенә хатын-кызда машина бар иде: композитор Нәҗип Җиһановның тормыш иптәшендә, бер таксист хатында һәм миндә. Машина йөртүемне күргәч, җәяүлеләрнең шаккатып карап калулары әле дә исемдә. Ул вакытларда Казан урамнарында машиналар бик аз иде. Рәхәтләнеп җилдерә идек! Машина йөртү миңа утырган саен рәхәтлек китерә. Ул минем кечкенә генә бер дөньям шикелле. Машинамда миңа нәрсә кирәк барысы да бар.

− Әйтик, Марста кешеләр өчен яңа дөнья ачылды, ди. Һәм шунда телевидениене үстерер өчен Лия Заһидуллинаны чакыралар. Марска очар идегезме?

−  Юк, мин куркак бит! Биеклектән бик куркам, самолетларда очу да авыр бирелә үземә. Ә инде Марс турында сүз дә була алмый. Марста телевидениене үстерүне яшьләргә ышанып тапшырыр идем. Безнең барлык өметебез һәм ышаныбыз — аларда!

Илгиз Шәкүров