«Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе утырышларның берсендә гитаралы, шәмле кич уздырган идек. Түбәндәге шигырьне «Әллүкиче»ләр белән бергәләшеп яздык:) хәтта көйгә дә салдык без аны… Шулкадәр күңелле чаклар булган икән. Җан дуслары биргән өчен «Әллүки»емә рәхмәт!
Сызылып таң ата авылда
Сыздырып исәдер җилләре,
Шул җилләр иркәләп үстерде,
Уятты күңелдә хисләрне.
Үтәсе иде, эх,бер кабат
Туздырып урамның тузанын.
Җырлыйсы иде бер өздереп
Яшьлекнең он(ы)тылмас җырларын.
Сукмаклар сузыла офыкка:
Киләчәк юлларга — шул якта,
Дусларым хәтергә килгәндә,
Авылда сызылып таң ата.