«Әллүки» иҗат берләшмәсе яңа уку елын иҗади очрашулардан башлап җибәрде. Түгәрәкнең беренче кунагы Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе (2015 ел), «NEWBOOK.Волга — 2015» Идел буе әдәби премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, шагыйрь, журналист һәм галим Ленар Шәех булды.
Кичәне шагыйрь уку елларын искә алудан башлады. Ленар Шәех Актаныш районының Такталачык авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педколледжына укырга керә. Аннан соң Казан дәүләт университетын тәмамлый, 2012 елда кандидатлык диссертациясен яклый. КДУда укыган чакларны аеруча җылы искә алды шагыйрь. Һәм бу аңлашыла да: аның иҗат юлына ныклап басуы нәкъ менә шушы чорга туры килә. Язучы Галимҗан Гыйльманов фатыйхасы белән, Ленар Шәехов «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең эшчәнлеген яңадан торгызып җибәрә. «КДУ — үзе бер дөнья иде. Кайнап, гөрләп яшәдек без монда. Университетта укыган чакларны сагынып искә алам. Ул заманнарда компьютерлар хәзерге кебек җитез түгел, әкрен эшли иде, шуңа газетаны төннәр буе чыгара торган идек,» − дип искә алды шагыйрь студент чакларын.
Очрашуга килгән укучыларны шагыйрьнең иҗат юлы аеруча кызыксындырды. Шагыйрь күңеленең серләренә төшенергә теләкләре зур иде аларның. Шуңа кагылышлы сорауларның берсе иҗат юлын сайлу турында булды.
− Ленар абый, сез шагыйрь буларак танылган кеше, әмма проза әсәрләрегез дә бар. Үзегезне күбрәк кем дип саныйсыз: шагыйрьме, әллә прозаикмы?
− Иҗатка кергәндә үк төрле жанр һәм тематикаларда язып карарга тырыштым, шигырьләр белән беррәттән, балалар әкиятләре дә язганым булды. Хәтта бер пьесам да бар иде. Ләкин кайчан да булса бер юнәлешне сайларга туры килә, чөнки барысын да колачлап алу мөмкин түгел. Мин шигъриятне сайладым, һәм бүген дә аңа тугры калам, аны якын күрәм.
Иҗат юлы, әлбәттә, җиңел бирелми. Шәхси тормышта гына түгел, тирә-юньдә дә булып торган төрле үзгәрешләр күңел аркылы үтә. Зур куанычлармы, сагыш-хәсрәтме − барысын да иҗат кешесе йөрәк аша үткәрә. Ленар Шәехкә дә шагыйрь булу авыр икәнлеген сиздергән мизгелләр булганмы икән? Аннан бу турыда да сорадык.
− Әгәр шөгылең сиңа авырлык тудыра икән, син моны эшләргә тиеш түгел. Бу иҗатка да кагыла. Шигърият ул кешене рухи яктан тукландырырга тиеш. Күңелеңдә ялкын булса, аны туктатып булмый. Ул синнән үзен чыгаруны таләп итә, азатлыкка талпына. Сагышланган минутлар булганда, уйларыңны, хис-кичерешләреңне чиста биткә салу җиңеллек китерми калмый.
Шулай итеп, шигърият турында сөйләшеп, шигырьләр укып, вакыт үтүе сизелми дә калды. Иҗат кешесе шундый инде ул: бар нәрсәгә дә бөтен күңеле белән бирелә. Мондый хыялый дөнья шагыйрь Ленар Шәехның түбәндәге шигъри юлларында да чагылыш тапкан:
Әллә кайда түгел, монда гына,
Мин хыялның уйнак атында.
Әйдә, бергә, сез дә соңламагыз –
Мин хыялның өске катында.
Эльвира Зиннәтуллина