«Әллүкичеләр» Әлмәттән премия белән кайттылар

Октябрьнең соңгы көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм стипендияләрне тапшыру тантанасы узды. Унөченче тапкыр оештырылган әлеге бәйрәмгә быел әллүкичеләрдән  без – Шәйхулова Сәрбиназ, Нигъмәтуллина Миләүшә һәм Закирова Гүзәл чакырулы идек.

 Бүләкләнүчеләр өчен әзерләнгән экскурсия программасы оешкан төстә, кызыклы үтте. Шүрәле белән велосипедта элдерүче Тукай, Татнефтьнең төп бинасы янында әле сентябрьдә генә ачылган Каракүзгә һәйкәл, матур бизәлгән урамнар – барысы да Әлмәтнең туристлар өчен кызыклы шәһәр икәнлеген искәртеп торды. Шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Саҗидә Сөләйманова бюстларына чәчәкләр куйганнан соң, безне Әлмәт драма театры каршы алды. Әлеге театрның озак елларга сузылган тарихын чагылдырган музей белән таныштык, Асия Маликованың Саҗидә Сөләйманова шигырьләре белән илһамланып оештырылган фотокүргәзмәнең ачылышы булды. Тирән эчтәлекле итеп оештырылган әлеге фотокүргәзмә Саҗидә апаның шигырьләрен Әлмәт театры артисткалары укыганда тагы да ямьләнеп, тулыланып китте. Бүләкләү тантанасының беренче өлешендә исә Әлмәт драма театры артистлары Саҗидә Сөйләманованың «Фал китабы» поэмасына нигезләнеп әзерләнгән театраль тамаша күрсәттеләр. Үзе бер спектакль дәрәҗәсенә җиткереп оештырылган әлеге тамашаны халык тын да алмый карады. Артистларның шигъри юлларны шулкадәр күңелгә үтеп керердәй итеп укулары, әлеге шигырьләрнең ком белән рәсем сәнгатенә күчерелеп экранда күрсәтелеп барылуы безне тын да алмый карарга мәҗбүр итте. Ә кичәнең алдагы тантаналы бүләкләү өлеше исә моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Әлеге бәйрәм, чыннан да, милләтебез өчен зур һәм мөһим чара. Яңгырлы көн булуына карамастан, көн дәвамында без барыбыз да рухи яктан баеп, ныгып кайттык сыман. Ә инде Татнефть һәм Рухият фонды тарафыннан безгә әзерләнгән бүләкләр, Саҗидә Сөләймановага багышланган китап безне әле шактый озак әлеге бәйрәм көненә кире кайтарып, күңелне җылытып торыр.

Гүзәл Закирова. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.