Лобачевский исемендәге премия һәм медаль иясе билгеле

2016 елда Казан федераль университетының Галимнәр шурасы 100 елдан артык булган традицияне — математика өлкәсендә бүген актив эшләүче галимнәргә Н.И.Лобачевский исемендәге премия тапшыруны яңартып җибәрү карарын кабул итә. Әлеге идея Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән Попечительләр Советы утырышында хуплана. Премия һәм аны тантаналы рәвештә тапшыру чарасы өчен булган барлык чыгымнарны да университет попечительләре үз өсләренә ала. Премиянең күләме —  75 000$.

Н.И.Лобачевский исемендәге премия 1895 елда гамәлгә куела. Алга таба аңа берничә тапкыр яңа тормыш бүләк итәләр. Казан университетының яңа тарихында Н.И.Лобачевский исемендәге медальне һәм премияне 2 елга бер тапкыр тапшырырга булалар.

Быел тантаналы чара 2 зур вакыйгага багышланды. Бу көннәрдә Казан университеты оешуына — 215 ел тулды, ә 1 декабрьдә alma mater традиция буенча дөнья фәне һәм мәгарифенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән галим — Николай Иванович Лобачевскийны зурлап искә ала. 

КФУ ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, Николай Ивановичның эшчәнлеге күпкырлы булган һәм бары тик математика өлкәсе белән генә чикләнмәгән. Ул уку корпусларын, механик мастерскойларны, лабораторияләрне төзү, китапханәшне һәм минерологик коллекцияне тулыландыру, «Казанский Вестник» фәнни журналын бастыру белән шөгыльләнә. Соңрак аның тәкъдиме белән «Ученые записки Казанского университета» журналы басыла башлый һәм ул бүген дә чыгып килә. Моннан тыш аның тырышлыгы белән астрономик обсерватория һәм зур физик кабинет төзелгән. Шуңа да карамастан, дөнья фәне тарихына ул үзенең зур ачышы — евклид булмаган геометрияне ачу белән кереп кала.  Казан университетында математика фәннәренә һәрвакыт зур игътибар бирелде, бигрәк тә бүген, цифрлы трансформация заманында.»

2017 елда Лобачевский исемендәге премиягә һәм медальгә Калифорния университеты профессоры Ричард Мелвин Шейн лаек булган иде.

Быелгы лауреатны сайлау ничек баруы турында конкурсның жюри рәисе Марат Арсланов сөйләде. Аның әйтүенчә, КФУның Галимнәр шурасы кабул иткәнчә, быел геометрия өлкәсендәге тикшеренүчеләргә генә түгел, ә фундаменталь һәм гамәли математиканың барлык өлкәсендә дә тикшеренүчеләргә бирелә башлавын әйтте. Конкурсны үткәрү өчен халыкара жюри төзелгән. Аның составына Россиядән, АКШтан, Германиядән, Франциядән һәм Швейцариядән 17 галим кергән. Аларның барысы да математика фәненең төрле өлкәләрендә эшлиләр.

Конкурста катнашу өчен гаризалар агымдагы елның гыйнвар аеннан июнь аена кадәр кабул ителгән. Барлыгы 20 гариза булган. Болар АКШ, Россия, Канада, Германия, Чехия, Япония, Казахстан, Украина кебек илләрдән. Конкурска 12 номинант үткәрелгән. Алга таба аларның 3се рецензентлар тарафыннан тискәре бәя алып, бу исемлектән сызылган. Моннан тыш, япон математигы Синъити Мотидзукиның үзе белән килешеп, кандидатурасын эшен җентекләп тикшерү шарты белән киләсе конкурска калдырганнар. Шуннан соң лидер булып Даниэль Вайс танылган. Аның фәнни хезмәте Хакен гипотезасын дәлилләүгә багышланган. Яшерен тавыш бирү юлы белән җиңүче дип канада математигы табылган.

Лауреатны Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Җавап сүзендә профессор Даниэль Вайс тагын бер кат Казан университетына зур рәхмәт әйтте һәм аның фәнни мәктәбен, бүгенге торышын югары бәяләде.

Матбугат әһелләре белән очрашуда галим Николай Иванович Лобачевский исеменең Канадада билгеле булуын әйтте. Галимнең хезмәтләре белән илнең барлык математиклары таныш икән.

Тантаналы чара моның белән генә тәмамланмады.

«Радуга» балалар театры ВУЗның 215 еллыгына багышланган «Россия миңа синдә ачылды, Казан университеты!» дигән спектакль тәкъдим итте. Тантананың кульминациясе булып университетның попечительләре ярдәме белән халыкара иҗади коллектив тарафыннан төшерелгән «Лобачевский мохите» дип исемләнгән фильмны тәкъдим итү торды.