Лобачевский лицеен тәмамлаган Рамазан Рәхмәтуллин Россия Президенты премиясенә ия

Казан һәм Түбән Кама лицейларын тәмамлаучылар 2018 елда Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр буларак Россия Президенты премиясен алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Премияне алучылар арасында -Татарстан гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар», — диелә министрлык хәбәрендә.

Бу, аерым алганда, КФУның Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган, информатика буенча 29 нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Рамазан Рәхмәтуллин. Премия шулай ук Түбән Каманың 35 нче номерлы лицеен тәмамлаучы Андрей Кобелевка бирелә, ул химия буенча 50 нче Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады.

РФ Хөкүмәте карары нигезендә түләүләр 15 ноябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш.

«Татар информ» МА алынды.