Мәгарифтә үткән гомер

Милләтләр партия җитәкчелегендә бердәм Совет халкына әверелеп барганда, милли мәктәпләр “ата-аналар соравы буенча” бер-бер артлы ябылып торганда, кинәт дөнья икенчегә борылды, татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары, балалар бакчалары күпләп ачыла башлады. Чуаш, мари, удмурт, мордва мәктәпләренә җан керде. Боларның сәбәпчесе – мәгариф министрлыгын җитәкли башлаган Васил Габдуллович Гайфуллин иде. Узган гасырның 90 нчы елларында аның исеме халык күңеленә кереп калды, ихтирам казанды. Ул елларда аның тавышы радио-телевидениедә яңгырап торды, газета-журнал битләрендә киң таралды.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, педагогия фәннәре докторы, профессор В.Г. Гайфуллинга 80 яшь. Ул бөтен гомерен мәгарифкә, фәнгә багышлады. Хезмәт юлын ул Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, Мөслим районының Ташлыяр җидееллык мәктәбендә башлый. Бер ел эшләгәч, ул Казан пединститутының физмат факультетына укырга керә. Аны тәмамлап яңадан Мөслимгә эшкә кайта. Мөслим урта мәктәбендә укыта, мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Ул мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән елларда Мөслим районы республикада алдынгы урыннарда булды. Районда куп санда мәктәпләр, балалар бакчалары, укытучылар өчен квартиралар төзелә. Укытуны тормыш белән бәйләү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, программалаштырылган укыту, укытуны оптимальләштерү, проблемалы укыту кебек яңа теорияләр һәм алдынгы тәҗрибәләр район мәктәпләрендә сынала, күп төрле фәнни-гамәли конференцияләр уза. Мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү, кичке мәктәпләрнең эшен оештыру, укучыларның җәйге ялларын оештыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне мәктәпләргә тарату, төзелеш эшләре буенча район берничә мәртәбә Россия Федерациясе һәм Республика буенча җиңүче булды.

Шулай уңышлы гына эшләп ятканда Васил Габдуллович үзен фән өлкәсендә сынап карарга була. 1971 нче елда ул А.И. Герцен исемендәге Ленинград пединститутында аспирантурага имтихан тота. 18 кеше арасыннан 2 кеше сайлап алына, аның берсе В.Г. Гайфуллин була. Физика методикасы корифейлары Л.А. Знаменский, Е.В. Савелова, П.А. Рымкевич һ.б. профессорлар янәшәсендә эшләү уңай нәтиҗәләрен бирә. Диссертацияне срогыннан алда яклап ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына эшкә кайта. Башта ул физика кафедрасында ассистент булып эшли башлый. Аннары ул өлкән укытучы, доцент, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Бер ел эшләүгә аңа декан ярдәмчесе вазифасы тапшырыла. 1980 нче елда аңа яңа факультет оештыру эше йөкләнә. Педагогия институтларында яңа факультетлар булдырылган чор бу. Мәктәп җитәкчеләрен хәзерләү һәм белемнәрен күтәрү факультетын пединститутларда ача башлыйлар. Шундый факультетны оештыра Васил Габдуллович. Анда эшләү өчен М.У. Ягъяев, А.А. Кирсанов, Р.Х. Шакуров, Г.Г. Габдуллин, З.Г. Нигъмәтов, М.Г. Бушканец, Н.М. Мочалова кебек педагогика, психология мәгариф системасының хокукый нигезләре, мәгариф системасы белән идарә итү, социаль психология мәсьәләләре буенча безнең республиканың төп белгечләре чакырыла. Һәм бу белгечләр тырышлыгы белән факультетның уңай тәҗрибәсе бөтен Советлар Союзына тарала. Республиканың мәктәп директорлары, завучлары, район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, инспекторлары факультетта белемнәрен күтәрәләр, студентлар белән аралашалар.

1986 нчы елда пединститут ректоры М.З. Зәкиев Васил Габдулловичны үз янына чакыра. “Бу факультет сиңа бәләкәйләнде. Анда декан булып башка кеше дә эшли ала. Физмат бүгенге көндә безне бик борчый. Шунда тәртип саласы иде. Кайт эле шунда. Ул бит синең туган факультетың,” – ди ул. Физматка кайтырга туры килә. Коллектив зур, 1000 нән артык студентка 80 нән артык укытучы-галим хезмәт күрсәтә, тулы ике смена белән эшлиләр. Декан тырышлыгы белән бердәм, тырыш коллектив туплана. Декан укытучылар хәзерләүдә бер яңалык кертә. Факультетта математикларның ике төркемендә һәм физикларның бер төркемендә татар мәктәпләре өчен укытучыларны татарча укыта башлыйлар. Бу эш 2015 нче елга кадәр дәвам итә. Ни кызганыч, Васил Габдуллович эштән киткәч, бу эш туктатыла.

Декан эше нинди генә катлаулы һәм күп вакытны ала торган эш булмасын, бу елларда ул докторлык диссертациясе өстендә дә уңышлы эшли һәм 1990 елда аны Ленинград пединститутының гыйльми советында уңышлы яклый.

1990 нчы елдан Васил Габдуллович мәгариф министры итеп билгеләнә. Демократияләшү башланган чор. Татар халкының үзаңы уяна башлаган еллар. Партиянең генераль линиясе – бериш “совет халкы” булдыру линиясе уңышлы бара. Милли республикаларда милли мәктәпләр кимегәннән кими бара.

Министр үзенә максат куя – республика мәгариф системасы дөнья стандарты дәрәҗәсендә булырга тиеш. Бу исә:

​ мәгариф учреждениеләренең тиешле материаль-техник базасы булу;

​ югары квалификацияле хәзерлекле кадрлар белән тәэмин ителү;

​ югары дәрәҗәдәге белем стандарты һәм югары сыйфатлы дәреслекләр, уку кирәк-яраклары булдырылу;

​ алдынгы педагогик технологияләр;

​ балалар бакчасыннан башлап югары уку йортларын тәмамлаганчы һәр милләткә үз телендә белем алу мөмкинлеге бирү.

Соңгы таләпне тормышка ашыру өчен министр ике максат куя:

1)​ милли мәгарифне үстерүнең теоретик, концентуаль нигезләрен төзү;

2)​ министрлыкта һәм шәһәр, район мәгариф идарәләрендә милли мәгарифне оештыру чараларын активлаштыру.

Концепцияне тормышка ашыру буенча министр җитәкчелегендә иҗади төркем төзелә. Концепция төзегәндә милли мәгарифнең теоретик нигезләрен тәшкил итәрлек материалларның булмавы да киртә була алмый. Иҗади төркем эшне башкарып та чыга. Ул түбәндәге бүлекләрне эченә ала:

1.​ Татар мәктәбе үсешенең гомуми мәсьәләләре (мәгариф системасы һәм аның иҗтимагый-политик роле; милли мәгариф һәм дәүләтчелек; халык мәгарифенең милли һәм интернациональ асылы; татар мәктәбенең төп принциплары; мәктәп һәм дин).

2.​ Татар мәктәбенең тарихы һәм аның бүгенге торышы.

3.​ Милли мәгарифнең структурасы.

4.​ Гаилә тәрбиясе, мәктәпкәчә тәрбия.

5.​ Гомуми белем бирү мәктәбе.

6.​ Мәктәптә педагогик процессны оештыру.

7.​ Укытучы.

8.​ Мәктәп белән җитәкчелек.

9.​ Мәктәпнең материаль-техник базасы.

10.​  Махсус урта һәм югары белем бирү.

11.​ Милли мәктәп өчен уку йортлары хәзерләү.

12.​ Белемнәрне камилләштерү системасы.

Концепция Татарстан мәгариф министрлыгының 1991 нче елдагы сентябрь ае коллегиясендә раслана.

1993 нче елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Халык мәгарифе турындагы” закон кабул ителә. “Татар милли мәгарифе” дип аталган бишенче маддәсендә “Татар милли мәгариф уку йортларында укыту һәм тәрбия татар милли мәгарифен үстерү концепциясе нигезендә алып барыла” дип язылган.

Бу чорны милли мәгарифне торгызу дип атарга кирәктер. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә тарихка кереп калырлык эшләр башкарды. Республика буенча милли мәгарифне үстерүнең перспектив планы төзелә. Ул план һәр ел өчен конкретлаштырыла. Шундый ук планнар шәһәрләр һәм районнар өчен дә төзелә. Халык депутатларының сессияләрендә бу планның үтәлешен карау тәртибе кертелә. Мәгариф министрлыгы коллегияләрендә, министр янындагы киңәшмәләрдә милли мәгариф мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә була.

Оештыру мәсьәләләре буенча да зур эшләр башкарыла. Милли мәктәпләр эшенә җавап бирерлек министр урынбасары штаты булдырыла, министрлыкта милли мәктәпләр бүлеге ачыла, район һәм шәһәр мәгариф идарәләрендә милли мәгарифне үстерү буенча мөдир урынбасары штаты, шәһәр мәктәпләрендә милли мәгариф белән шөгельләнүче директор ярдәмчесе штаты кертелә.

Мәгариф министрлыгы милли мәгарифне үстерү буенча җәмәгать оешмалары (Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татар иҗтимагый үзәге, “Мәгариф” комитеты) белән дә актив хезмәттәшлек алып бара.

Милли мәгарифне торгызуның төрле юллары файдаланыла:

1.​ Татар гимназияләре, лицейлары булдырыла. Монда балалар сайлап алына. Шуңа күрә бу уку йортына сәләтле балалар күбрәк эләгә. Татар телендә укыта торган уку йортына балалар туплау авыр булган бу чорда гимназияләрнең роле гаять зур булды. Республикада 40 ка якын татар гимназиясе ачылды.

Татар-төрек лицейларын да шушы төркемдә күрәм. Төркиядә эшләп килгән лицейлар тәҗрибәсен өйрәнеп, министр бу эшнең инициаторы булды. Уку дүрт телдә – рус, татар, инглиз, төрек телендә алып барылган. 9 нчы лицейда укучылар гүзәл нәтиҗәләргә ирештеләр, Бөтендөнья, Россия, Татарстанда оештырылган фәннәр олимпиадаларында җиңү яуладылар, 4 телдә җиңел сөйләштеләр. Ни кызганыч, хәзер бу лицейларны бетерделәр.

2.​ Лицей һәм гимназияләрдә укырга барлык балаларның да хәзерлекләре җитмәскә мөмкин. Мондый очракта алар татар мәктәпләрендә укыйлар. Бу мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбиятыннан тыш барлык фәннәр дә татар телендә укылды.

3.​ Татар мәктәбе өчен яңа бина булмаганда рус телендә эшли торган мәктәпнең 1 нче классларына татарча укый торган балаларны гына алырга. Алга таба шулай дәвам итеп, 11 елда бу мәктәп татар мәктәбенә әйләнә.

4.​ Мәктәптә һәр елны рус класслары да, татар класслары да ачыла. Мондый мәктәп татар-рус мәктәбе диа атала.

Милли мәгарифкә караган программада һәм концепцияләрдә Татарстаннан читтә яшәүче татарларның мәгарифен үстерү мәсьәләләренә дә зур урын бирелә. Хезмәттәшлек итү турында Россия мәгариф министрлыгы һәм Россиянең 18 төбәге белән килешү төзелә.

Милли мәгарифне үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе 1996 нчы елның март аенда Казанда узган фәнни-гамәли конференциядә ЮНЕСКО тарафыннан хупланды. Конференциядә 17 чит илдән, 42 Россия территориясеннән делегатлар катнашты.

Шундый зур тырышлыклар куеп, 1996-1997 нче уку елына татар балаларының 59% ы үз ана телендә белем алуына иреште.

Бу елларда министр мәктәпләрнең материаль-техник базасын ныгыту, заман таләпләренә туры килгән мәктәп биналары булдыру буенча күп көч куя. Республика буенча төзелеш эшләрен планлаштыручы Госкомэкономикада, Министрлар кабинетының капиталь төзелеш идарәсендә, “Татагропромстрой” фирмасында, Премьер-министр, Президент янында еш була, һәр елга республика планына мәгариф объектларын күпләп кертә. Ел саен 80 ләп мәктәп, балалар бакчалары, башка мәгариф объектлары, укытучылар өчен фатирлар төзелә.

Мәгариф эшендә Татарстан ирешкән уңышларны өйрәнергә Самара, Киров, Ульяновск, Челябинск, Төмән өлкәләренең, Башкортстан, Мари-Эл, Удмуртия, Чувашия республикалары мәгариф министрлыклары җитәкчеләре күп тапкырлар Казанга килделәр.

Мәгариф министрлыгыннан соң В.Г. Гайфуллин хезмәт юлын Татар дәүләт гуманитар институтында дәвам итә. Мәгариф министры булып эшләгәндә бу институтны ул үзе ачкан иде. Татар мәктәпләрен күпләп ача башлагач, ул мәктәпләргә укытучылар җитми башлаган чор бу. 5 нче төзү трестының балалар бакчасы ябылган иде. Шул бинаны арендага алып башта ул педагогик колледж статусында эшли башлады. Аннары ул институт дәрәҗәсенә күтәрелде, татар теле һәм әдәбияты, чит телләр (инглиз, гарәп, төрек, фарсы, кытай телләре), татар халкы тарихы буенча белгечләр, тәрбиячеләр тәрбияләнде. Республика мәктәпләренә аеруча чит тел укытучылары җитмәде. Казан һәм Алабуга пединститутлары хәзерли иде бу укытучыларны. Аларда әзерләнгән белгечләр авыл мәктәпләренә бармады, чөнки пединститутларда шәһәр мәктәбендә чит тел укыган укучылар гына укыды. Авыл мәктәпләре еллар буе чит тел укытучысыз калды. 90 нчы елларда чит тел укытылмаган мәктәпләрнең саны 600 дән артып китте. Алар барысы да диярлек авыл мәктәпләре иде.

Министр мондый авыр хәлдән чыгуның яңа юлын тәкъдим итте – институтларда чит тел факультетларына мәктәпләрдә чит тел укымаган авыл балаларын алырга. Пединститутлар бу юлны кабул итәргә теләмәделәр. Татар дәүләт гуманитар интитутында моннан уңышлы файдаландылар. Васил Габдуллович институтка ректор булып килгәч, бу эш тагын да җайланып китте. Махсус комиссия үтеп, телләр өйрәнергә сәләтле балалар гына институтка кабул ителде, чит телләрне ана теле нигезендә өйрәнү өчен махсус методика эшләнде, чит тел укытучылары хәзерләү өчен читтән торып уку бүлеге булдырылды. Апас, Чистай, Арча районнарында читтән торып укучылар өчен консульт пунктлар ачылды. Бу елларда 800 дән артык чит тел укытучысы хәзерләнә, мәктәпләрдә чит тел укытучыларына мохтаҗлыкны алар шактый киметтеләр.

Министр булып эшли башлаган беренче көннәрендә үк Васил Габдуллович тарихчыларны җыйды, Татарстан мәктәпләрендә татар халкы тарихын укыту проблемасын күтәрде, 5 нче класстан 11 нче класска кадәр татар халкы тарихын укыту өчен дәреслекләр язарга авторлар коллективлары билгеләнә. Моңа кадәр мәктәпләрдә татар халкы тарихы укытылмады. 1990-1991 нче уку елыннан бу тарихны укыту расписаниягә кертелә. Гуманитар институтта татар халкы тарихын укыту өчен дә укытучылар хәзерләнә. Институтта милли татар мөхите булдырыла. Әдәби кичәләр, смотрлар, очрашулар уздырыла, аларга күренекле шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре чакырыла, чит тел буенча практикалар АКШ, Англия, Төркия, Иран, Египетта уздырыла.

Тиз арада гуманитар институты тулы көченә эшли башлый, ректор тырышлыгы белән институтның 4 бинасы, тулай торагы, укытучылар өчен квартиралар, җиһазланган кабинетлар, компьютер класслары, библиотека, спорт заллары булдырыла.

Институтта чит илләрдән (Кытай, Казахстан, Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Кыргызстан) һәм чит өлкәләрдән (Самара, Башкортстан, Мари-Эл, Чувашстан, Киров, Челябинск, Омск, Курган) килеп укучы татар балалары да белем ала.

2002 нче елның 26 нчы сентябрендә уздырылган институтның ун еллыгы бәйрәмендә ТГГИ ны Татарстан Республикасы Президенты югары бәяләде: “Яшь булуына карамастан, институт Республикада гына түгел, чит илләрдә дә киң танылу алды. Демократик күтәрелеш елларында туып, ул яшьләр өчен иң популяр институтка әверелде. Институт хәзерләгән яшь белгечләр Республиканың киләчәктәге үсешен тәэмин итүче алтын кадрлар булырлар. Без аның киләчәге турында кайгыртачакбыз. Ул әле Республиканың элиталы уку йорты – университетына әверелер”. Бу сүзләр институт ректорын яңа уңышларга рухландыра. Шул күтәрелештә ул булачак Татар дәүләт милли университетының концептуаль нигезләрен эшләргә керешә. Ул “Татарстан” журналының 2004 нче елгы 1 нче санында басылып та чыга. Төп максат куела: республика өчен югары сыйфатлы белгечләр хәзерләү. Алар татар телен, рус телен һәм кимендә бер чит телне яхшы белергә, татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен информацион технологияләрне яхшы белергә, һәръяктан камил булган иҗади шәхес булырга тиеш. Белем һәм тәрбия бирүдә төп тел – татар теле. Шулай ук белем бирүдә рус, инглиз һәм башка телләр файдаланыла. Студентлар чит ил телләреннән үзләре теләгән телне сайлап ала алалар.

Ни сәбәпледер, 2005 нче елда хөкүмәт карары белән Татар дәүләт гуманитар институты ябылды, Васил Габдуллович үзе эшләп киткән урынга – Казан дәүләт педагогия университеты физика-математика факультетының деканы вазифасына кайтты.

В.Г. Гайфуллинның фән өлкәсендәге хезмәтләрен күрсәтү урынлы булыр. Алар берничә юнәлештә барды.

Беренче юнәлеш: уку процессында укучыларның танып-белү активлыгын күтәрү проблемасы. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүдә проблемалы укытуның роле зур, дип саный автор. Бу системаның нәтиҗәлелеген ул күп сандагы монографияләрендә, фәнни мәкаләләрендә һәм кандидатлык диссертациясендә раслый. Аның “Физика фәнен проблемалы укыту методикасы” монографиясе буенча Россиянең дистәләгән педагогия институтларының физика факультетларында студентлар өчен махсус курслар ачтылар. Бу хезмәт төп кулланма булды.

Фәнни-тикшеренү эшләренең икенчесе – физика фәнен укытырга профессиональ юнәлеш бирү. Физика куп кенә һөнәр ияләренең хезмәте белән турыдан-туры бәйләнгән. Физикадан алган белемнәр аның хезмәтен нәтиҗәле итә. Шуны истә тотып мәктәпләрдә физика фәнен укытучыга дәресләрдә профессиональ юнәлеш булдыру методикасы булдырылды, пединститутларның физика факультеты студентларына аларның бу юнәлештә методик хәзерлеген интенсивлаштыру чаралары эшләнде. Бу исә эштә уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Авторның докторлык диссертациясе, “Физика дәресләрендә профориентация эше”, “Физиканы профессиональ хәзерләү белән бәйләп укыту”, “Физиканы укытуның профессиональ юнәлешенең методик нигезләре” монографияләре һәм күп сандагы фәнни мәкаләләре шушы проблемага багышланган.

Өченче юнәлеш – яңа шартларда фәннәрнең белем стандартын булдыру, яңа тип уку йортлары, фәннәрне тирәнтен өйрәнү класслары ачу, милли мәктәпләрне торгызуның методологик һәм мәктәпләрне торгызуның методологик һәм технологик мәсьәләләрен эшләү, заман таләпләренә туры килә торган милли кадрлар хәзерләү. Авторның “Национально-региональный компонент стандарта образования”, “Методологические и практические вопросы возрождения и развития национальной школы” монографияләре һәм фәнни мәкаләләре шушы юнәлешне эченә ала. Физика укыту буенча мәсьәләләр җыентыклары һәм дәреслекләр төзү дә республикада беренче тапкыр автор җитәкчелегендә башкарылды. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы 1980-1981 нче елларда, Физика-7, Физика-8, Физика-9, Физика-10, Физика-11 дәреслекләре 1993-2011 нче елларда басылып чыга, укучыларның һәм укытучыларның яраткан дәреслекләренә әверелә.

Аның хезмәтләренә 33 китап 300 гә якын төрле чыганакларда (шулай ук чит илләрдә дә) басылган фәнни-методик мәкаләләр керә.

В.Г. Гайфуллин фәнни кадрлар хәзерләү буенча да уңышлы эшләде. Ул 12 фән кандидаты, 3 фәннәр докторы хәзерләде.

Бугенге көндә дә ул актив хезмәттә: дәреслекләр, мәкаләләр яза; аларда ул урта мәктәптә һәм югары уку йортларында физика фәнен укыту мәсьәләләрен, милли мәгарифне үстерү, кадрлар хәзерләүнең четерекле проблемаларын яктырта, әдәби-документаль әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән шөгельләнә, яшь галимнәргә консультацияләр бирә.

Без аңа ныклы сәламәтлек, алга таба да иҗат уңышлары телибез.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов Казан (Идел) буе федераль университетының укыту һәм тәрбияләү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Россия Фәннәр Академиясенең эксперты