Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын
(Г.Тукай)
Син өеңә килгән электр каян килгәнен беләсеңме? Ә дөньяда токмачка табынучылар барлыгын? Һәм барыбызга да шундый гадәти һәм таныш кебек булган суыткыч ничек эшли икәнлеге сиңа танышмы? «Гыйлем» проектын сөючеләр бу сорауларга инде җавап тапты! Юк, бу юлы мәкаләләрдән генә укып түгел, ә чын мәгънәсендә лекторийдан!
Туган телебездә фәннең серле дөньясын яктыртучы «Гыйлем» проекты яңа юнәлештә эшен башлап җибәрде! Бу атнада проектның фәнгә гашыйк җитәкчеләре тәүге лекторий уздырды. «Милләт йортында» үткәрелгән чара Азат Миргаязовның «Электр кайда туа һәм кайда үлә» темасы белән башланды. Тема кысаларында йорт-җиһазларының эшләү принциплары белән танышып киттек. Икенче лекция дин белеменә кагылышлы булды, «Инквизиторлар һәм токмачка табынучылар: религиовед нәрсәләр өйрәнә?» мәсьәләсенә багышланган иде. Дөньяда нинди диннәр бар, аларның килеп чыгышы турында һәм башка күп кенә кызыклы мәгълуматларны тыңлаучыларга Айдар Шәйхин җиткерде. Йомгак лекция шулай ук физика фәненә кагылышлы иде. Монда «Гыйлем» проектының якын дусты һәм киңәшчесе, Казан 7нче номерлы лицей-интернат укытучысы Ренат Миргаязов физика фәненең көнкүреш тормышта адым саен үзен чагылдырганлыгы турында сөйләп узды.
Катлаулы фән турында гади тел белән һәм кызыклы мисаллар ярдәмендә лекторлар тыңлаучыларның игътибарларын яуладылар. Инә кайчан суда батмый? Чәйне электр чәйнектәме, әллә инде газ өстендә кайнату икътисади яктан отышлыракмы? Лекторийга килгәннәргә әлеге һәм башка бихисап кызык сорауларга җавап табу мөмкинлеге туды. Чара нинди хисләр тудырганлыгы турында фикерләре белән лекцияләрне тыңлаучылар да бүлештеләр.
— Физика һәм химиянең мәктәп программасын бүген кабат искә төшердем. Фәнгә яңа караш ачты лекторий. Сөйләүчеләр үз өлкәләрен яхшы беләләр. Шуңа тыңлаучыны да лекция үзенә җәлеп итеп торды. Темалар да кызыклы. Яңаларын көтеп калам! (Гүзәлия Гыйниятуллина)
-«Гыйлем» һәрвакыт кызыклы проектлар уздыра! Шундый көттем бүгенге лекторийны! Мин мәктәптә укыганда гел сорау бирә идем, нәрсәгә миңа бу физика дип. Әллә юлны физика формулаларын чишеп чыгасы буламы? Унивеститетны бетәрә бара физикага да башкача карыйм башладым… Лекторийда мин, беренчедән, хатын-кыз буларак, икенчедән, филолог буларак, башымда үземчә атомнарны тоташтырып утырдым! Мәсьәлән, берәр әсәр язсам, хисләр темасына кереп киткәндә, ике җан иясе арасында туган көчле теләк хисен «кысылган молекулалар» итеп бирер идем! Вольфрам шикелле яндырып та була әле. Һәм сценарий азагында фреон шикелле геройның берсен суытып та куер идем! (Ленария Мөслимова)
Менә шулай гаҗәеп кызыклы һәм җылы атмосферада үтеп китте «Гыйлем»нең беренче лекцияләре. Белми, килә алмый калгансыз икән, бу борчулга бер дә сәбәп түгел! Лекторийлар әле киләчәктә үткәреләчәк дип көтелә. Туган телдә фәннең серле дөньсына төшенәсең, яңа белмнәр туплыйсың килә икән,- рәхим ит!
Киләсе лекторийлар турында мәгълуматны «Хәлбуки | Гыйлем. Лекторийлар» һәм «Гыйлем|татарча фән-фәһем» ВКонтакте төркемнәрендә таба аласың!
Эльвира Зиннәтуллина