Мәгъсүм Гәрәев: «Журналистика диңгезендә йөзә белергә кирәк»

28 октябрьдә Журналистика бүлегенең икенче һәм өченче курс студентлары белән очрашуга дип журналист буларак танылган каләм иясе, язучы-публицист Мәгъсүм Гәрәев килде. Әңгәмәне ул бер кызыклы сораудан башлап җибәрде: “Сезгә нәрсә турында сөйлим? Бөтен кешегә мәгълүм булганны, әллә инде беркем дә белмәгән, ишетмәгәннеме?” Әлбәттә, журналистлар икенче вариантны сайлады. Шулай итеп, журналистиканың асылына төшенү процессы башланып китте.

                                                     Тапкырлык ишекләр ача

Оста журналист кирәкле минутта, секундта вәзгыятьне сизеп алу, аны дөрес куллану сәләтенә ия булырга тиеш. «1997 ел. Язучы-сатирик һәм үз әдәби әсәрләрен башкаручы, Украина, Россия Федерациясенең халык артисты Михаил Жванецкий Опера һәм балет театры бинасында концерт-тамаша күрсәтте. Әлбәттә, мондый атаклы шәхесне һәр журналист үзенә каратырга, соравын бирергә ашыкты. Шуңа күрә без бер төркем булып аның артыннан чаптык. Ләкин, күпме генә артыннан калышмасак та, Михаил һаман «миннән берни дә көтмәгез, эт булып арыдым» дип тизрәк китү юлын карады. Сорау – мондый вакытта журналист төрле ысуллар белән булса да интервью алырга тиешме? Тиеш! Шуңа күрә мин коллегаларымны уздырырга тырышып 1 минутка гына дип артисттан ризалык алдым да бер генә сорау бирдем: «Сезгә менә дигән хатыныгызны Венера Умарованы бүләк иткән халыкка әйтер сүзегез бармы?» Моны ишеткәч Михаил Жванецкий тын гына «әйдә минем белән» дип мине үзенә дәште, гриммеркага кердек. Китте сүз. Менә бит ул дөрес сорау бирүнең татлы җимешләре! Рәхәтләнеп сөйләштек, сорауларга җавап табылды, эчке серләр дә журналист каләменә дучар булды. Шулай итеп 1 минутлык аралашу бик тиз генә 45 минутка әверелде дә куйды. Журналист тапкырлыгы аның күңеленә үтеп керерлек көчкә ия булып чыкты. Татар тамырларына ия булган Венера Умарова иренең ил буйлап йөри торган концерт программасының яртысының авторы булуы, өйләрендә бер генә бәхәс – малайларының я татар, я яхүд булуына нигезләнгәне ачыкланды. Журналистның белемлеге, тапкырлыгы бернинди ачкычлар белән дә ача алмаслык ишекләрне бик җиңел генә ачты да куйды», — дип сөйләде М.Гәрәев.

                                         Журналистика сихәтен алырга кирәк

«Журналистика мине коеп яңгыр яуган чагында чыланмыйча үтәргә өйрәтте. Пычакларның үткен яклары белән өскә каратып куелган сукмактан яланаяк узарга һәм шул ук вакытта аякларымны кистермичә йөрергә өйрәтте. Менә журналистика нәрсә ул! Моны һичшиксез онытырга ярамый. Әгәр инде сезнең дә шундый буласыгыз килә икән, сез аның диңгезендә коенырга, аның суының рәхәтлеген тән, рух белән сизә белергә тиеш»

    Татарның бүгенге журналистикасы бармы, юкмы?

«Чыны, тормышчаны юк. Моны исбатлау кыен түгел. Бер ай элек бер вагон журналистлар һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре төялеп, Себергә юл тотты. Бу сәяхәтнең төп максаты – татар халкының бөеклеген күрсәтү булган икән. Ярар, йөреп кайттылар. Әмма бер журналист та үз сүзен әйтә алмады, үзенчәлекле тарих таба алмады. Ник дисәгез, җавабы гади. Себергә барып җиткәч, болар Томскида тукталалар һәм якын тирәдә урнашкан бер-ике татар авылларына дучар булалар. Татар милләтенең бөеклеге төзелгән мәчетләрдә генә дип, алар кыскача мәгълүмат җыеп, шуның турыда язалар. Ник берсе шигырьләре 97 телгә тәрҗемә ителгән танылган рус шагыйре Евгений Евтушенконың әнисе ягыннан бабасы Томский татары икәнлеген белсен! Аның нәсел җепләре безнең милләткә тоташканын белмиләр алар. Ә нинди кызыклы, үзенчәлекле һәм татарны данлаучы текстлар барлыкка килер иде журналист кулыннан. Әмма… Евгений Евтушенконың бабасы яхшы математик булган. Менә бер көнне кечкенә Женяның математикадан өчлеләр ала башлавын белгән. Борчылган, әлбәттә. Сораулар белән оныгына мөрәҗәгать иткәч, малай «миңа нәрсәгә ул? Мине бөтен Мәскәү белә, шигырьләрем газета-журналларда басыла, математиканың кирәклеге юк» дип белдергән. «Улым, син бик ялгышасың. Математика бит ул үзенә күрә поэзия, хәрефләр урынына саннар гына» дип әйткән аңа бабасы. Бик күп еллар узгач та Евгений Евтушенко аның сүзләрен онытмаган, шагыйрьләр кичәсенең берсендә хәтта «Карагыз, нинди фәлсәфи фикер!» дип искә алган. Менә татарны кем күтәрә. Шуның турында язарга, ә аның өчен күпне белергә кирәк.

Татар милләтенең олы шәхесләренең күбесе бүгенге заман кешесенә билгеле түгел дип уйлыйм мин. Чөнки аларны тулаем ачып салган, тормышларын, казанышларын документаль күрсәткән, өйрәнгән журналистлар юк дәрәҗәсендә. Ә аларны белү зарур. Егерменче гасырның иң атаклы скрипкачылары: Леонид Коган һәм Давид Ойстрах. Бер юлы студентлар татарда да андый сәләтле скрипкачы бар идеме дип сорадылар. Бу сүзләрдән соң йөземдә елмаю барлыкка килде һәм мин бары тик бер исемне генә атадым – Зариус Шихмурзаева. Ул 23 яшендә Елизавета II исемендәге премия белән бүләкләнә. Дөньяда беренче тапкыр танылган итальян скрипкачы Никколо Паганини скрипкасын кулында тотып караган һәм шунда 1 минут уйнаган хатын-кыз скрипкачысы татар кызы булып чыга. Ә моны бик күпләр белми дә. Спортка мөрәҗәгать итсәк, анда да горурланырлык әйбер шактый. Шахмат уенының 100 еллыгына багышлап китап бастырып чыгарыла. Аның эчендә иң яхшы 10 шахмат партиясе язылган һәм шуның икесе Советлар Союзы чемпионы, татар егете Рәшит Нәҗметдинов. Англиядә футбол уенының 100 еллыгына китап нәшер ителә. Китапта «Кечкенә гигантлар» дип исемләнгән бүлек бар. Анда 165 сантиметрга җитмәгән, әмма шул ук вакытта капкачыларның котын алып йөргән өч футбол уенчысы турында сүз бара. Берсе аның аргентинец, икенчесе инглиз кешесе, ә өченчесе «Спартак» командасының капитаны татар егете Галимҗан Хөсәенов. Уйлап карасаң, әле күпме билгесез, әмма тарихта эзен калдырган татар кешесе билгесез. Чын журналист-патриот аларны халыкка күрсәтергә, аның белән таныштырырга тиеш.»

Журналист – тумыштан ул!

«Журналист әти-әнисен, балаларын, хатынын яисә ирен, туганнарын ничек яратса, журналистиканы да шулай ук сөяргә тиеш. Шул вакытта гына аңа дөнья күләменә чыгу мөмкинлекләренең ишекләре ачылачак дип саныйм мин. Аның башка юлы да юк. Журналистикага бит тулаем бирелергә кирәк. Ләкин шуны аңлау мөһим: журналист булу тумыштан ук бирелә, укып аңа ирешү мөмкин түгел. Уку бит ул фәкать тормышка карашыңны үзгәртү, әйләнә-тирә турында белемнәрне киңәйтер өчен кирәк. Бу хакыйкатькә төшенгәч кенә сезнең алдагы юлыгызда алсу гөлләр чәчәк атып торачак.»

Айзилә Сабирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты