“Мәхәббәт керде күңелгә, укуны ташлыйммыни?”

Студент кына булсалар да, танышларым гаилә корып җибәрде. Без сокландык та,  аптырап та калдык. Укыйлар, тулай торакта яшиләр, ләкин бәхетләре озакка бармады. Бер-беребезгә туры килмибез дип аерылыштылар. Күп тә үтмәде, башка парлар да табып куйдылар. Мондый җаваплы карарга килгән студентлар арасында вәзгыять нинди? Өйләнешкән яшь парлар нинди кыенлыклар белән очраша?

Студентлар гаиләсе — яхшымы, начармы?

Әлбәттә, сорауны “яхшы”, “начар” дигән төшенчәләргә генә кайтарып калдыру дөрес түгел, чөнки һәр кешенең үз тәҗрибәсе, үз фикере. Социологлар фикеренчә, хәзер яшьләр өйләнешергә ашыкмый. Студент елларында гаилә коручылар саны кими икән. Сәбәпләре дә төрле. Биредә берничә мөһим шартны барларга кирәк: өйләнешкән пар кайда яшиячәк, укуны дәвам итәргә уйлыйлармы, финанс мөмкинлекләре нинди,  мөстәкыйль рәвештә гаиләне тәэмин итә алачаклармы?

Укырга вакыт калмады

Иң төп проблемаларның берсе — укуны дәвам итүгә кайтып каладыр, мөгаен. КФУ мөгаллиме Ләйлә Сабирова да студент чагында кияүгә чыга. “Сәләт” турында язарга җибәрәләр яшь журналистны, шунда булачак ирен очратып кайта: “Практика вакыты иде, редакциядән Биләргә җибәрделәр. Балалар, студентлар өчен автобус каралган, шунда утырып килергә дип килештек. Ләкин соңга калдым. Автобус китеп барган. Биләргә палатка һәм  башка кирәк-яракларны төяп, “Ашыгыч ярдәм” машинасы да китәргә тиеш булган. Мине дә утырттылар. Машина йөртүче исә тормыш иптәшем булды. Юл буе сөйләшеп бардык, шулай танышып киттек. Көзен никах укыттык. Туй үткәрмәдек. Иремнең бер бүлмәле фатиры бар иде, шунда яшәдек. Бишенче курста гына язылыштык. Башта мин диплом алдым, бала туды, аннан соң гына ирем укырга керде. Гаилә коргач та, укуны дәвам итүдә кыенлыклар тумады”, — дип, үз тарихын сөйләде.

Ләкин яшь парның гаилә корырга теләвен белгәч, әти-әниләре каршы чыга. Укуына зыян килмәсме дип борчылалар. Кияү белән баштарак уртак тел таба алмыйлар. Аеруча әтисенең сүзләре исендә калган. Гаилә башлыгы: “Кыз авырлык белән университетка керде, әгәр укуын ташласа, кияү, син генә гаепле булачаксың” дип, кисәтеп куя. Яшьләр дә бу сүзне истә тота. Ләйлә ханым укуын кызыл дипломга тәмамлый, бишенче курста бала алып кайтырга карар кылалар. Укуга җитди карыйлар.

Гүзәлия Сабирова исә сөйгән ярын мәктәптә укыганда ук белгән була. Ләкин мәхәббәт хисләре Вахит абый армиядән кайтып, 1-2 ел узгач кына кабынып китә. Икесе дә Сабировлар. Шуңа күрә паспортка мөһер генә суктырырга кирәк була. Әти-әниләрен дә тиз күндерәләр. Кияүнең гаиләсен беләләр, хөрмәт итәләр. Шуңа “ике куллап риза булдылар” дип уртаклаша. Тору урыны да тиз табыла. Алабугада укый, үзләре Чаллыда, иптәшенең әбисендә яши. Аннан авылга кайтып төпләнәләр. Уку тәмамланырга бер генә ел калган булса да, авырлыклар да очрап тора. Белем алырга, имтиханнарга вакыт калмый башлый: “5 нче курсның 4 нче сентябрендә туй ясадык. Никах августта булган иде. Дүрт дәүләт имтиханы тапшырдык. Беренчесенә бардым. Әмма 2 нче һәм 3 нче имтиханны тапшырасы көннәрне бала табу йортында үткәрдем. Улыбыз Айрат туды. Соңгы имтиханга аны ияртеп бардым. Калган икесен исә бер елдан соң гына тапшырырга туры килде. Үзебездән бер курска кечерәкләр белән бергә тәмамладым. Ул вакытта улыбызны әни карап торды”.

Кайда яшәргә?

Гаилә корган яшьләрдә укырга йөрү иң мөһим мәсьәлә саналса да, башка проблемалар да килеп туа. Алабуга педагогика институтында укытучы һөнәрен үзләштергән Галия Нуретдинова ире белән шулай ук студент чагында таныша. Бер-ике ай гына очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп тә куялар. Тулай торакта тора башлыйлар:

1989 елда Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Безне Малореченск дигән авылга эшкә жибәрделәр, булачак ирем белән шунда таныштык. Ул Алабуга егете иде. Без шуңа да карамастан, тулай торакта яшәдек. Әти-әни башта каршы килгән иде. Ләкин аннан ризалаштылар. Икенче курста укыганда кызыбыз туды. Укуы җиңелләрдән булмады. Баланы калдырыр җир юк, күршедә яшәүче кызлар,  төркемдәшләр карашты,” — дип искә ала Галия. 

Гашыйкларга шалашта да оҗмах дисәләр дә, яшь парга яшәү урыны мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Монда берничә вариантны билгеләп була:

1. Тулай торакта бүлмә алу,

2. Әти-әниләр белән яшәү,

3. Үз акчаңа яки ипотекага фатир сатып алу,

4. Әти-әниләр акчасына фатир сатып алу,

5. Фатир арендалау.

Үз гомерендә бер тапкыр да эшләмәгән яки үз һөнәрендә беренче генә адымнарын атлаган яшь белгечнең  үз фатирын сатып алырлык  акча туплавы шикләндерә. Ата-аналар ярдәмгә килүе ихтимал, әлбәттә. Ләкин аларда да фатир сатып алырга мөмкинлек бармы соң? Ипотека алу өчен даими эш урыны булырга тиеш, шунлыктан яшьләр фатир арендалау вариантын кулай күрә. Гаилә корып, балалар тапкач та, шулай яшәүләрен дәвам итә. Күченәләр, аренда бәясен түлиләр. Ләкин үз куышың булмау тора-бара кыенлыклар китереп чыгара, кайбер хуҗалар яшь парларга, аеруча балалары булганнарга өйләрен ышанып тапшырудан баш тарта.

Үләм, сөям, аннан башка яши алмыйм

Мәхәббәтнең күзе сукыр диләр. Гашыйклар бер-берсенең кимчелекләрен күрми. Ләкин яратышып өйләнешсәләр дә… мәхәббәт тамакны туйдырмый. Гаиләне тәэмин итүнең төп авырлыгы ата-аналар җилкәсенә калырга мөмкин. Яшьләрнең дә дәресләргә барырга вакыты калмый, укудагы күрсәткечләр начарая. Машина да аласы килә, җиһаз да кирәк, күңел ачарга һәм ял итәргә дә теләк бар, түләүләр дә күп, акча җиткереп булмый. Аерылышуларның да бер сәбәбе — финанс мөмкинлекләренә бәйле.

Һәр кешедә дә мондый хәл була дигән сүз түгел, студентның мөстәкыйльлеге, җитлегүе мөһимрәк.  Яңа гына өйләнешүчеләр финанс кыенлыкларын, гаиләдәге низагларны уртага салып хәл итәргә тиеш дип аңлата психолог Гөлназ Мирхәлилова. Ул гаиләне саклап калуда төп шарт — бер-береңне аңлап яшәү дип аңлата:

“Дүрт ел эш тәҗрибәмдә гаилә корган студентлар мөрәҗәгать иткәне булмады дияргә мөмкин. Кызганыч, яшьләрнең хәзер өйләнешеп ике-өч айдан аерылышуларын барыбыз да ишетеп, күреп белә. Әгәр низаглар килеп чыкканда, мөрәҗәгать итсәләр, гаиләне саклап калырлар иде. Яшь килеш өйләнү аерылышуларга да йогынты ясый. Акыл кермәгән дияргә була. Ләкин бу гомумиләштерү. Илле яшькә җитеп тә, бала позициясендә калучы, үз тормышы өчен җаваплылыкны алырга теләмәүче кешеләр бар. Ә гаиләләрнең таркалуына төп сәбәп — бер-береңне аңламау, юл куймау, проблемаларны уртага салып сөйләшмәү. Үз эчеңдә җыеп барырга түгел, ә әйтергә кирәк. Бер-берсеннән кәнәгатьсезлек хисләре бар икән, тыныч кына аны аңлату мөһим. Гаеп ташларга кирәкми”.

Психолог фикеренчә, балачакта яратып укыган әкиятләр дә йогынты ясый. Патша кызы белән батыр егет гаилә корып, “кырык көн уен, кырык көн туен иттеләр. Хәзер дә бәхетле яшиләр” дип тәмамлана алар. Ләкин бу хәл яшьләрдә иллюзия тудыра. Бергә яши башлагач кына, бу фикерләр чәлпәрәмә килә икән:

“Гашыйк булганда, мәхәббәт гормоннары бүленеп чыга, ул кеше карарлары белән шул идарә итә, тормыш иптәше идеаль кебек күренә. Бу халәт өч ел дәвам итә. Аннан гашыйк булу чоры үтә, хисләр сүрелмәсә дә, иптәшеңнең җитешсезлекләрен күрә башлыйсың. Яшьләр бер-берсенә җайлашырга тиеш, шул сынауны уза алган парлар бәхетле яши ала. Гаилә, мөнәсәбәтләр зур хезмәт сорый. Кияүгә чыккач, тормыш үз агымы белән бара дип уйлау ялгыш”.

Соңгы сүз

Студент елларында гаилә кору-кормау мәсьәләсен һәр пар үзе хәл итә, әлбәттә. Әти-әниләр — бер гаилә, ә яшь парлар аерым гаилә икәнлеген онытмаска кирәк: очрап торган проблемаларны башкалар җилкәсенә аударып калдыру түгел, ә мөстәкыйль булу сорала. Алар да үзләренең тормышы һәм үз адымнары өчен җаваплы.

Айсылу Нигъмәтҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото nede.li сайтыннан