Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә: мәктәп, китап, тәрбия.
Чуваш халык педагогы И.Я. Яковлев мәктәп һәм китап укытучыны милли югарылыкка күтәрүче төп корал дип санаган. «Яковлевның халыкчанлык принципларының барлык өч компоненты аша үтүче» үзәген туган тел тәшкил итә. Укытучы туган телне камил белергә, мәктәптә туган телне киң кулланырга, балаларда аңа тирән мәхәббәт тәрбияләргә, китап сүзенең иң матур, иң көчле ягын файдалана белергә, балаларда туган телнең рухи хәзинәләрен тирәнтенрәк белү теләген үстерергә тиешлеген яза ул.
Татар тел белеме өлкәсендә беренче кызыклы әсәрләр тудыручы татар халык мәгърифәтчесе К. Насыйриның хезмәтләре гаять зур кыйммәткә ия. Бу өлкәдә 50 ел буе эшләгән К. Насыйри халыкка аңлашыла торган әдәби тел булырга тиеш дип санаган, татар теленең грамматикасын, аңлатмалы сүзлеген төзегән, фольклорын җыйган, әдәби әсәрләр өстендә эшләгән. К. Насыйри: «Әгәр без туган телебезне игътибар беләнрәк өйрәнсәк, сүзләр, атама һәм төшенчәләрнең байлыгы ягыннан, гомумән, бөтен яклап та аның башка телләрдән калышмавына инанабыз» — дип яза. Җир йөзендә телләр бик күп һәм һәрбер тел кем өчендер газиз. Безнең туган телебез — татар теле. «Туган тел» кайбер телләрдә «ана теле» дип йөртелә, без үзебез дә еш кына татар телен «ана теле» дип атыйбыз.
Татар теле — дөньядагы иң бай телләрнең берсе. Ул уй-фикерне тулысынча ача һәм аңа карата сакчыл, игътибарлы булырга кирәк, чөнки тел танып белү, сәнгать, аралашу дөньясына ишек ача. Телен саклый алмаса, милләт милләт була алмый. Тел милләтнең рухи үсешенең, мәдәниятенең, аның иҗатының, милли үзаңының төп коралы булып хезмәт итә. Тел һәм халыкның уй-фикерләре аша тарих һәм мәдәният үсешенең этаплары дәлилләнә.
Бүгенге көндә кайгыртучанлык тәрбияләүдә, «тормышны өйрәнү чарасы» буларак, татар теле һәм әдәбиятына аерым урын бирелә.
Һәр буын, алдагы буыннар җыйган тәҗрибә нигезендә, тел һәм фикер йөртүне үстерә. Яңа буын меңәрләгән ел буе җыелып, тел һәм сүз аша безгә килеп җиткән рухи байлыкны да үзләштерә.
Татар гимназиясе педагоглары үз эшчәнлекләрен, балаларның туган телне белү дәрәҗәсе бик түбән вакытта, катлаулы шартларда башлады. Монда коткару миссиясен халык педагогикасы, күп гасырлык традицион тәрбия культурасы башкарды. Туган телне укытуда укытучылар белем бирүнең акыл, этник һәм эстетик бурычларын берләштерергә омтылалар, әдәби әсәрләр, фольклор аша әхлак хисләре тәрбияләүне кайгыртып, укыган һәм ишеткән буенча нәтиҗә ясарга өйрәтәләр.
Туган тел һәм әдәбиятны укытуның төп бурычы — «аның күптәнге гуманистик мәгънәсенә, рухи байлыгына һәм әхлакый гомумкешелек нигезләренә кире кайту». Шул ук вакытта укучыларның әдәби әсәрне ничек кабул итүен, анда чагылдырылган теге яисә бу әхлак гамәленә, хисенә, фикеренә аларның нинди мөнәсәбәттә булуын белү бик мөһим.
«Әдәбият» сүзенең нигезендә «әдәп» сүзе ята. «Әдәбият» сүзе тарихы һәм этимологиясе белән әдәплелек тәрбияләүне күз алдында тота. Чынлап та, кайгыртучанлык тәрбияләүдә халык тудырган татар әдәбиятының, халык авыз иҗатының мөмкинлекләре чиксез.
5 нче сыйныфларның татар әдәбияты программасына мөрәҗәгать итик. Анда татар халкының бәяләп бетергесез байлыгы булган әкиятләргә зур урын бирелә. Андыйларга зур тәрбияви мәгънәгә ия «Өч кыз», «Үги кыз», «Таңбатыр», «Ак бүре» әкиятләре керә. Аларны укыганда, укытучылар укучыларның игътибарын атаның: «Әгәр уллары туган йорттан чыгып китсә, әти-әнисе нәрсә эшләр, аларга кем ярдәм итәр, кем ашатыр-эчертер?» — дигән соравына юнәлтәләр («Таңбатыр»), Укытучы шуның белән балаларны, беренче чиратта, әти-әни турында кайгырту кирәк дигән фикергә этәрә һәм сөйләшү укучыларның әби-бабаларына күчә (еш очрашалармы, булышалармы?).
«Үги кыз» әкиятендә кызның Убырлы карчыкка кайгыртучан мөнәсәбәте үзенә изгелек булып кире кайта.
Күп кенә халык әкиятләре балада гаделлекнең тантана итүе, яхшылыкның яманлыкны җиңүенә ышаныч тудыра. Әкиятләрдәге оптимизм аларның тәрбияви мәгънәсен көчәйтә. Образлылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, кыюлык, зирәклек, миһербанлылык укучыларны һәм әкият геройларын якынайта; геройның әхлакый эш-гамәлләре сиздермәстән үзен яраттыра. Шуның белән әкиятләрнең педагогик идеясе балалар күңелендә аңлау таба.