Мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале катнаш форматта узачак

Чара КФУның Алабуга институты базасында узачак.

Казан федераль университетының Алабуга институтында 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бу чарага багышланган матбугат конференциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Роза Әхмәдиева, КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова катнашты.

Быел фестиваль беренче тапкыр катнаш форматта узачак. 2418 катнашучы теркәлгән инде, шуларның 206сы дистанцион рәвештә катнашачак. Фестивальгә 400 укытучы киләчәк, шуларның 300 — Татарстан вәкилләре. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Президенты ярдәмендә уздырыла.

«Бу Татарстан һәм Россия педагогик җәмәгатьчелеге өчен бик зур вакыйга. Фестиваль вакытында 105 мастер-класс узуы игътибарга лаек. Бүген педагогика мобиль, ул мультидисциплинар була бара. Педагог — психологиядә югары белем дәрәҗәсенә ия, югары коммуникатив күнекмәле, үз предмет өлкәсен белүче укытучы. Укытучы һөнәре — талантларны даими камилләштерү ул. Мастер-класслар белем дәрәҗәсен үстерергә булыша», — диде Л.Фазлыева.

Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге — ата-аналар җәмгыяте өчен белем бирү мәйданчыгы барлыкка килү, диде А.Әсәдуллина. Фестиваль кысаларында ата-аналар өчен ике семинар узачак.

«Бүген мәктәп һәм гаилә арасындагы ышанычны ныгытырга кирәк», — дип сөйләде министр урынбасары.

Алты модульдән торган фестиваль программасы турында КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон җентекләп сөйләде.

«Фестиваль 2010 елда, Россиядә Укытучы елында барлыкка килде. Безгә укытучыларның һөнәри бергәлеген булдыру мөһим иде. Башта без аны фестиваль форматында уйладык, чөнки укытучының шәхесе күп кырлы, үзенең предмет өлкәсе белән генә чикләнмәгән», — диде Е.Мерзон.

Фестивальнең программасы бай булачак. Аның кысаларында шулай ук музыка кичәсе һәм Фән төне узачак.

«КФУның Алабуга институты — педагогик кадрлар белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе. Булачак укытучыларның студентлар эскәмиясе этабында ук тәҗрибәле коллегалары белән аралашулары бик мөһим. Бездә булачак укытучыларны әзерләү өчен иң яхшы укытучылар җәлеп ителә. Шунлыктан ике яктан да вуз — мәктәп, мәктәп — вуз тарафыннан кызыксыну сизелә», — дип йомгаклады Е.Мерзон.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов