М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

КФУ студентларын конкурста катнашырга чакыралар.

2020-2021 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Казан федераль университеты студентларын һәм хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакыралар.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка — 30 яшькә кадәрге Татарстан яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, коллективларга, яшьләр (яшьләр белән) өчен эшләүче иҗат берләшмәләренә бирелә.

Премия лауреатлары әдәбият, музыка, рәсем, театр, кино һәм телевидение, цирк сәнгате, журналистика, фән, мәгариф, иҗтимагый эшчәнлек һәм яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә игълан ителәчәк.

Февральдә М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурска йомгак ясалачак.

Һәр әсәр яки эш премия алуга ике тапкырдан да артык чыгарылмый. М.Җәлил исемендәге республика премиясе кабат бирелми. Бер үк автор ике һәм аннан да күбрәк юнәлеш буенча, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк эш өчен тәкъдим ителергә мөмкин.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 58 йорт, 302 офис («Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе).

Конкурс нигезләмәсе. 

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге