Мөнәсәбәтләр җайланганда…

Сентябрьдән Казан федераль университетында Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге яңадан эшли башлый, ул 2015 елның 1 декабрендә ябылган иде. Истанбулда Каюм Насыйри мәгариф үзәге ачу планлаштырыла, анда татар телен өйрәнергә мөмкин булачак.

 Россия белән Төркия мөнәсәбәтләрен җайлаганнан соң, Казан белән Анкара мәдәният һәм мәгариф юнәлешләрендә хезмәттәшлекне киңәйтергә җыена. Бу хакта Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дильмач «Татар-информ» агентлыгына әңгәмәсендә белдерде. Әңгәмәнең татар телендә үткәрелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Татарстан белән Төркия уртак мәдәният-мәгариф проектларын тормышка ашырырга ниятли. Генконсул белдергәнчә, сентябрьдән Казан федераль университетында Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге яңадан эшли башлый, ул 2015 елның 1 декабрендә ябылган иде.

Шулай ук «ТНВ» — «Татарстан — Яңа гасыр» каналында Төркиянең өч сериалын күрсәтү һәм Истанбулда Каюм Насыйри мәгариф үзәге ачу планлаштырыла.

«Бу үзәк Төркия белән Татарстанның мәдәни-мәгариф үзара мөнәсәбәтләрен ныгытырга тиеш. Үзәктә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булдырылачак», — дип уртаклашты Турхан Дильмач.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.