Мәскәүдә Аяз Гыйләҗевнең «Ягез, бер дога» китабы тәкъдим ителәчәк

17 нче гыйнварда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тула.

Мәгълүм булганча, күптән түгел генә аның «Ягез, бер дога» әсәренең рус телендәге «Давайте, помолимся» китабын тәкъдим иткәннәр иде. Аны әзерләүдә КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова актив эшләде. Ул берничә тапкыр аның белән ГУЛАГта булган кеше Арпад Голгоци белән очрашулар үткәрде һәм менә 19 гыйнвар көнне 19 сәгать 30 минутта Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Ягез, бер дога” китабы презентациясе узачак. Китапны язучының уллары – Искәндәр Гыйләҗев һәм драматург Мансур Гыйләҗев; филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова тәкъдим итәчәк.

“Бу китап презентациясенең идеясе ГУЛАГ тарихы музее директоры белән танышкач туды. Мин октябрь башында Берлинда булган идем. Анда ГУЛАГ тоткыннарының балалары катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылган иде. Әтинең язмышы турында хәбәрдар булгач¸ мине дә чакырдылар. Шушы “түгәрәк өстәл”дә Мәскәүдән ГУЛАГ тарихы музее директоры Роман Романов катнашкан иде. Минем чыгышым аны кызыксындырды. Шуннан соң, Мәскәүдә безнең музейда китап презентациясен уздырыйк әле, дип тәкъдим ясады”, — дип белдергән язучының улы Искәндәр Гыйләҗев.

“Ягез, бер дога” әсәре – Татарстанның халык язучысының лагерьларда кичергән тормышы, ГУЛАГ та интегүчеләр турында роман-хатирәсе. Әңгәмәдәш әйтүенчә, Аяз Гыйләҗевнең бу әсәре, беренче чиратта, шушы темага татарча язылган китап булуы белән игътибарга лаек. “Икенчедән, билгеле, һәр язучының үз стиле, үз карашы бар. Башкалар белән чагыштырып әйтсәк, бу — бары тик лагерь тормышын гына тасвирлый торган әсәр түгел, ә гомумән, дөньяга, тарихыбызга караш турында глобаль фәлсәфи әсәр. Кешенең дөньядагы тоткан урыны турында уйланулар…” – дип билгеләп узган Искәндәр Гыйләҗев.


Аяз Гыйләҗев (1928-2002) – язучы, драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе,  РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан университетында укыган вакытта кулга алынып, ул 6 ел вакытын төрмәләрдә һәм лагерьларда иза чигеп үткәрә. 1955 елда азат ителә һәм реабилитацияләнә.

«Татар-информ» МА материалына нигезләнеп әзерләнде.