Мәскәүдә онлайн Сабан туе

2020нче елның 4 июлендә — шимбә көнне Мәскәүдә бүгенгә кадәр күрелмәгән онлайн массакүләм Сабан туе булды. Татарлар һәм башкортларның ел да көтеп алына торган кыр эшләренең бетүен аңлаткан Сабантуй бәйрәмен мәскәүлеләр дә яратып өлгерделәр. Узган елны бәйрәм “Коломен” музей-тыюлыгында булган булса, быел пандемия барысын да өйләренә бикләү сәбәпле, аны онлайн аша гына карарга мәҗбүр итте.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы Мәскәү татарларының мәдәният үзәгендә башланып китте. Ачылышта Мәскәү хөкүмәте җитәкчеләре, Татарстан һәм Башкортстан Республикасынан Дәүләт Думасы депутатлары, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, төрле мәдәният вәкилләре чыгыш ясадылар.

Сабантуй Мәскәү татарларының Автономия сайтында җиде төрле канал-тапшыруга бүленде. Бәйрәмдә иң яхшысы “тере” сабантуйдагыт кебек “бәйрәм концерты” булды. Сабантуй кунаклары йортында Финляндиядән, Татарстаннан, Башкортстаннан һәм төрле илләрдән чыгыш ясаучылар бар иде. Шулай ук, эстрада йолдызларыннан – Алсу, Elvin Grey, Айрат Сафин һәм башка җырчылар да килгәннәр. “Ак тирмә” исемендәге халык җыр һәм бию фольклор ансамбле, “Илдан” бию ансамбле, Фәйзи Гаскаров исемендәге “Аргамак” халык Дәүләт академик бию төркеме үзләренең чыгышы белән халык күңелен яуладылар. “Милли аш бүлмәсе” каналында  чәк-чәк, гөбәдия, кыстыбый кебек милли ашларны әзерләп, ә аннан соң эстрада йолдызлары белән бергә бүлешеп сыйландылар.

Сабантуй бәйрәмен милли спорт төре — “Көрәш»тән башка күз алдына да китереп булмый. Менә бу каналда инде чын-чынлап кызып китү, дәрт күзәтелде. Танылган Батырларга уңайлы һәм куркынычсыз ярдәм күрсәтелде.

Бәйрәмнең кечкенә кунакларына “Уенлы Сабантуй” каналы ишекләрен ачты. “Татармультфильм” төрле интерактивларда Сабантуй турында танып-белә торган  мультфильмнар әзерләде. Сату-алуларсыз нинди Сабантуй булсын инде. “Милли маркетта”, бернинди этү-төртүсез, чиратсыз милли атрибутлар, өй өчен кирәкле вак-төяк әйберләр сатып алырга була иде.

Яшьләргә күңелсезләнергә вакыт булмады. “Яшьләр Сабантуе” онлайн-каналында төрле бәйгеләр, лоторея уйнату, белем бирүче программалар алып барылды.

Шундый кызыклы һәм төрлелеге белән бик бай булган Сабантуй бәйрәмен онлайн форматта үткәреп була дип, кем уйлаган. Ләкин 2020нче елгы Мәскәү Сабантуе моны чынлыкта да үткәреп булганын раслады.

Айгөл ХАРРАСОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.