Мәскәүдә QS рейтингына кергән Россиянең иң яхшы вузларын бүләкләделәр

Казан федераль университеты дөнья рейтингында 347 нче урынны алды, илнең иң яхшы 10 университеты арасына керде.

Казан федераль университеты QS World University Rankings рейтингы бүләгенә ия булды. QS Quacquarelli Symonds компаниясенең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия буенча директоры кулыннан махсус статуэтканы һәм сертификатны КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин алды.

Мәскәүдә QS World University Rankings рейтингының рус телле версиясен рәсми тәкъдир итү һәм Россиянең иң яхшы вузларын бүләкләү узды.

Бүләкләү тантанасында QS Quacquarelli Symonds компаниясенең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия буенча төбәк директоры Сергей Христолюбов, Россиянең әйдәп баручы университетлары вәкилләре катнашты.

Билгеләп үтик, быел бу рейтингта Россия университетлары активрак катнашты. КФУ дөньяда 347 нче позицияне яулап, 23 пунктка күтәрелде һәм иң яхшы 10 Россия университеты арасына керде.

«Безнең максат — бөтен дөньяда мотиваөияләнгән кешеләргә ярдәм итү. Безнең эшчәнлегебез яшь белгечләргә  һәм абитуриентларга югары уку йортын сайлап алу һәм үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән», — диде Сергей Христолюбов.

Россия бу рейтингта дөньяда дүртенче урында тора. Дөнья илләре арасында ул АКШ, Бөекбритания, Кытайдан гына калыша. Бу исемлеккә кергән Россия югары уку йортлары саны 32 дән 48 гә кадәр артты. Топ-500 рейтингка Россиянең 17 югары уку йорты эләккән.

«Төбәк югары уку йортларының бу рейтингта тагын да таныла баруы күңелле», — дип йомгаклады С.Христолюбов.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге