Мәскәү җылысы Казанга килерме?

Казандагы хәзерге һава торышы антициклон йогынтысында, аның үзәге Азиядә урнашкан. Мәскәүдә, киресенчә, җылы һава торышы һәм ул Казанга килеп җитә алмас дип фаразлана. Бу хакта КФУ галиме Юрий Перведенцев хәбәр итә. 

Атна ахырына кадәр Казан халкына җылырак киенергә һәм өйдән чыкканда һава торышына игътибарлы булырга кирәк. Көчле бозлавык якын көннәрдә дә сакланачак. Явым-төшемнең аз булуы сәбәпле җирдә туң барлыкка килде. Кайбер урыннарда 40 смга кадәр. Атна ахырына явым-төшем булыр дип көтелә.

Температура күрсәткечләренә килгәндә, хәзер алар «климатик нормага якын». Тәүлекнең уртача һава температурасы минус 9 градус булырга тиеш. 27 декабрь, җомга көнне Казанда аязучан-болытлы һава, көндез 6, төнлә 11 градус салкын. Шимбә көнне көндез 6, ә төнлә 10 градус, якшәмбе көндез — 8, төнлә 13 градус салкын булыр дип фаразлана.

Яңа Ел бәйрәме кичендәге һава торышы турында сөйләргә әле иртәрәк диде профессор Ю.Перведенцев.