Магистратурада уку кирәкме юкмы?

Россиядә күптәннән инде болон дип аталган ике дәрәҗәле югары белем бирү системасы кулланыла. Ул бакалавриат яки белгечлек программасы буенча база (өч–дүрт ел) әзерләүне һәм аннан соң өстәмә, тирәнтен укуны магистратурада дәвам итүне күздә тота. Белем бирү процессы нигезләрен үзгәртеп коруның максаты — бердәм европа стандартларына күчү һәм укучыларның фәнни һәм карьера мөмкинлекләрен киңәйтү.

Бүген Россия университетларын тәмамлаган йөзләгән мең кеше бакалавр һәм магистр дипломнарын алды. Әмма классик модель буенча белем алган бүгенге абитуриентларның ата-аналарына яңа мәгариф системасы нечкәлекләрен аңлау кыен. Аларда бик күп сораулар туа. Заманча югары мәктәпнең беренче һәм икенче баскычлары арасында аерма нинди? Баласына магистратурада уку кирәкме? Ул нинди өстенлекләр бирә? Шуларга җавап биреп карыйк.

Федераль закон нигезендә бакалавриат һәм белгечлек программалары югары белемнең беренче баскычы дип санала. Бакалавриат студентларда сайлап алынган өлкәдә база һөнәри компетенцияләрен үстерүне күздә тота.

Бүген статистикага күз салсак, 50% студентлар бакалавр дипломы белән университеттан китеп үзләренә эш эзли башлыйлар. Шул ук вакытта иң сәләтле һәм максатчан студентлар укуларын магистр дәрәҗәсе алганчы дәвам итәләр. Шул ук вакытта алар элегрәк сайланган юнәлештә үсәргә, векторны алыштырырга һәм укырга керү имтиханнарын уңышлы тапшырсалар, башка белгечлек буенча укырга да мөмкин.

Магистратурада уку аналитик компетенцияләр әзерли. Магистратура бетергән кешегә яхшы эш табуы җиңелрәк. Персоналны сайлау буенча белгечләр магистрлык дәрәҗәсе белән кандидат файдасына сайлаячаклар. Магистратурада уку карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр һәм белем алу өчен яңа офыклар ача. Магистр резюмесы белән кызыклы һәм яхшы түләнә торган эш табу мөмкинлеге зуррак. Магистратура тәмамлангач, чыгарылыш сыйныф укучысы янә сайлау юлына баса: укытучы яки галим булырга әзерләнеп, фән ташын кимерүне дәвам итәргә яки компаниядә менеджер статусында эшли башларга яки үз бизнесын ачып, алган күнекмәләргә практик кулланыш табу турында уйлый.

Әгәрдә син икеләнеп торасын икән, мөмкинлекләрең һәм теләгең булса — бер дә уйлап торма, документларынңы тапшырырга ашык!

Диана САДРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе магистры.