Магистратурага керергәме?

Әгәр сезне карьер үсеш кызыксындыра, үзегезнең практик белемнәрне камилләштерү, үзүсеш һәм яңа белгечлек кирәк икән, димәк магистратура – сезнең өчен. Барлык студентлар һәм абитуриентлар да магистратураның кыйммәтен һәм бакалавр дипломы белән магистратура дипломы арасындагы аерманы аңламыйлар, шуңа күрә хәзер үк кайбер мифларны таратыйк.

Миф №1. Бакалавр магистр кебек үк белгечлек буенча эшли ала. Шулай булгач, 4 ел уку урынына ни өчен 6 ел укырга?

Эшкә үз белгечлегең буенча бакалавриатны тәмамлаганнан соң да урнашырга мөмкин. Бүген күп кенә эш бирүчеләр квалификациягә игътибар итмиләр. Ләкин тенденция – күбрәк компанияләр үз белгечләре рәтендә магистр дипломны белгечләрне күрәселәр килә. Законнар чыгаручы дәрәҗәдә  дәүләт вазыйфаларында бары тик магистратураны тәмамлаучылар гына эшли ала дигән карар кабул ителгән. Базар әгәр студент үсәргә һәм карьера төзергә тели икән, димәк, бакалавриат белеме генә җитми дигән таләп куя.

Миф №2. Магистратура программасы – 6 елга сузылган специалитет программасы.

Болон системасы буенча, бакалавриат – югары белемнең  4 елга сузылган башлангыч баскычы, ә магистратура – аның икенче, алга киткән дәрәҗәсе. 2 ел дәвамында магистратурада укып, студент белгечлеге буенча алган төп белемнәрне үзенең киләчәккә булган планнары нигезендә тулыландыра һәм тирәнәйтә. Иң мөһиме – магистратура белемнәрне практик яктан куллануга юнәлдерелгән, 60% вакыт практикага бүлеп бирелгән.

Миф №3. Магистратурада бары тик үз белгечлегең  буенча гына укырга мөмкин.

Юнәлешне сайлау буенча бернинди дә киртәләр юк. Бакалавриатны тәмамлаганнан соң,сайлаган белгечлегегез үзегезгә туры килеп бетми дигән нәтиҗәгә килсәгез, магистратура – үз үсешегезнең траекториясен үзгәртү өчен шәп мөмкинлек. Математик ландшафт дизайны юнәлеше буенча укый алган кебек, физик та – дәүләт идарәсенә керә ала.

Магистратурага керү сезнең өчен ни бирә?

  • Карьера үсеше перспективасы белән эшкә урнашу;
  • Сайланган һөнәр буенча кыйммәтле практик тәҗрибәгә ия булу;
  • Махсуслашуны үзгәртеп яңа, тагында кызыклырак юнәлеш сайлау;
  • Яңа белемнәр алу һәм күнекмәләргә ия булу, үзүсеш өчен мөмкинлекләр;
  • Безнең илдә дә, чит илдә дә яраклы тулы югары белем алу.

Ни өчен магистратурлык белемен нәкъ менә КФУда алырга?

Казан федераль университеты конкурентлыкка сәләтле кадрларны әзерләү өчен барлык уңай шартларга да ия. КФУда 3000 артык академик хезмәткәр, аларның 70%тан артыгы – фәнни дәрәҗәгә ия. КФУда 22 фәнни мәктәп эшли, аларның кайберләре “Россиянең әйдап бара торган фәнни мәктәбе” статусына ия.

КФУ лаборатор базасының  Идел буенда аналоглары юк, ә Казан университеты галимнәренең фәнни эшчәнлеге да Россиядә һәм дөньяда танылган.  

Яңа уку елында 1500 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Димәк, синең дә илебезнең алдынгы уку йортында белем алу мөмкинлеге бар.