Мамадышта яшь журналистлар иҗади конкурсы үтте

Авылдашларны хатирәләр дулкынына төрү өчен әле дә ярый искә алу кичәләре узып тора. Мамадыш районы Түбән Яке авылында үтүче Мансур Шиһаповны искә алу чарасы да әнә шундыйлардан. Быел ул алтынчы ел рәттән ямьле май бәйрәмнәре алдыннан төрле районнардан килгән яшь иҗатчыларны янә бер түбә астында җыйды.

Әлеге бәйге шушы авыл мәктәбендә  география фәнен укыткан, мәдәният йортында эшләгән, өстәвенә, оста чаңгычы һәм моңлы тавышлы Мансур Шиһапов истәлегенә үткәрелә. Төп оештыручы — аның кызы, үзе әйткәнчә, «әти кызы» — «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова-Гыйльманова. Чараның башлангыч чорларына әйләнеп кайтсак, беренче елны Түбән Яке һәм күрше Урта Кирмән авылы укучылары белән укытучылары борынгы Кирмәнчек шәһәрчеге янәшәсеннән агучы «Изгеләр чишмәсе» янында җыелды. Икенче очрашу мәктәп диварларында, Мансур Шиһаповның хезмәттәшләре белән бергә булды. Өченче чара җырлы-биюле бәйрәм төсмерен алса, киләсе елларны «Мансур Шиһапов исемендәге яшь иҗатчылар бәйгесе» исемен алды. Инде менә өченче ел рәттән иҗади бәйгегә йомгак ясарга укучылар һәм укытучылары Түбән Яке авылына җыела. Узган елны иҗади ярыш үзенең географиясен тагын да киңәйтте. Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга, Биектау районнарыннан катнашучылар булган. Быел исә хәтта ки Башкортостан республикасыннан да эшләр кабул иткәннәр. Ә катнашучыларның язмаларын Казан федераль университетының милли журналистика бүлеге укытучылары Рәсимә Галиева һәм Ләйлә Сабирова тикшереп, урыннарны билгеләде. Барлыгы кырыктан артык эш килгән. Әлеге бәйге милли журналистикага кадрлар әзерләү өчен дә менә дигән чара, чөнки биредә укучылар үзләрен мәкалә, интервью, парча, хикәя кебек жанрларда иҗат итеп, каләмнәрен чарлый. Бәлки, җиңүчеләрне яңа уку елыннан булачак журналистлар сафында күрергә насыйп булыр.

Әлеге бәйге укучыларны гына түгел, аларның укытучыларын да берләштерә. Нәкъ менә биредә кайчандыр бергә укыган дуслар 32 ел үткәч янә күрешергә сәбәп таба. Аларның кочаклашып күрешүләрен карап торуы күңелдә рәхәт тойгылар уятты.

Алинә Юнысова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.