Матбугатта дини тематиканы кем яктыртырга тиеш?

Дини теманы яктырту – бу өлкәдә тирән белемнәр, әзерлек таләп иткән тармак ул. Әлеге теманы дөньяви журналистлар да яктырта ала, әмма дингә якын кешеләр яктыртса, дөресрәк булыр, минемчә. Чөнки алар диннең бөтен аспектларын, нечкәлекләрен белә. РИУ шушы өлкәдә эшләүче журналистлар чыгару белән шөгыльләнә дә инде. Бүген анда студентларның күбесе укый да, эшли дә. Әмма бөтен мәчетләрне, дини оешмаларны мондый журналистлар белән тәэмин итеп бетереп булмый шул. Шуңа күрә дөньяви журналистларның да әлеге тема буенча компетентлы булулары сорала. Әлеге түгәрәк өстәлнең максатларының берсе – шушы.

 

 

Түгәрәк өстәл кысаларында мөһим мәсьәләләрне яктырткан эчтәлекле сигез чыгыш ясалды. Беренче булып сүз Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы – Григорьев Максим Сергеевич бирелде. Аның чыгышы ГМЧда террорирзмга каршылык күрсәтү белән бәйле иде. Максим Сергеевич Иҗтимагый палата белән берлектә террорчылар видеоязмаларын анализлау буенча эш алып бара. Моннан тыш, аңа шулай ук террорчылар белән турыдан-туры аралашырга да туры килә. Ике атна элек кенә ул Сириядә була, анда татулык булдыру буенча эшләр алып баралар. Мәсәлән, ул террорчылар төркеме башлыклары белән аралашырга мәҗбүр була. Шулай ук күптән түгел Петербург метросында булган шартлауга кагылышлы террорчылар белән дә күрешә. Мондый әңгәмәләрдән соң Максим Сергеевич шундый нәтиҗәләргә килә: шушы төркемнәрдә булган кешеләр Ислам турында бик аз белә. Алар гарәп телен дә белми хәтта. Сораштыра башласаң, Исламга керүләренә 3 ай яки ярты ел булулары ачыклана. Ягъни, дин турында алар берни дә белми диярлек. Шуңа күрә аның фикеренчә, матбугат бүген динне традицион формада яктыртучы журналистларга мохтаҗ. Беренче очракта мондый мәгълүмат алу яшьләргә файдалы. Чөнки алар бүген интернетта террористик мәгълүматка тап була ала, ә мондый мәгълүматны тараткан сайтлар, гадәттә, ялган интеллектуаль контентка ия.

Максим Григорьев фикеренчә, белемле, әзерлекле, интеллектуаль сугышка каршы тора алырлык дини темага язучы журналистларга бүген ихтыяҗ бик зур. Ул үзенең темасы буенча уку әсбабы да төзегән, аны Иҗтимагый палата сайтында табып була. Шулай ук Максим әфәнде әлеге теманы үстерүдә катнашырга өнди, бу әсбапны татар теленә тәрҗемә итү дә артык булмас дип фикер йөртә.

Икенче доклад ясаучы – КФУ мөгаллимәсе Айгөл Гыйльманова булды. Ул “Дини оешмаларның ГМЧ белән нәтиҗәле эш алып бару нигезләре” турында сөйләде. “Ислам уңай пропагандага мохтаҗ. Моңа ГМЧ гына ярдәм итә ала,” – диде ул.

Эчке пиар бердәм төркем булдырса, тышкы пиар иҗтимагый фикер формалаштыру өстендә эшли (ГМЧ ярдәмендә),  – ди Айгөл Нургаян кызы. Журналистлар я яңалык тудыра, я чаралар оештыра. Аларны бары тик пресс-релиз белән тәэмин итү кирәк. Институтыбыз мөгаллимәсе аның үрнәген дә тәкъдим итте.  Ул кимендә 1500 сүздән, ягъни 4 абзацтан торырга тиеш. Аның датасы, логотибы (журналистлар өчен ышанычлы мәгълүмат гарантиясе) булуы мөһим. Ул 2-3 көн алдан җибәрелсә һәм бу чара башка зур чаралар белән кисешмәсә, бик әйбәт була.

Шулай ук Айгөл ханым барысын да мәгълүмат таралу кануны белән таныштырды. Монда зур урынны фикер лидерлары алып тора, аныңча.

Киләсе доклад “Татар матбугатында теологик бәхәс: аның тарихы һәм бүгенгесе” дип атала. Аның белән Сафиуллина-Аль Анси Резеда Риф кызы чыгыш ясады. Ул 20 гасыр матбугатыбызның бай булуын әйтеп үтте, аның тарихи аспектлары белән таныштырды. Безнең, ягъни татарларның проблемаларын – кем икәнебезне белмәвебезне, мирастан аерылганыбызны күрсәтте. Ә бездә бик бай илаһият гыйлеме булган бит! Шулай ук үзенең чыгышында Резеда ханым безне илаһият галимнәренең нинди мәсьәләләрне күтәрүләре, илаһият гыйлеме нигезләре белән таныштырды. Татарларның беренчеләрдән булып Коръән китабын бастырырга җөрьәт итүләрен искә алды ул.

Шулай ук Резеда Риф кызы Ислам һәм аның фәнен үстерү буенча ресурс үзәге, андагы курслар турында сөйләп китте. Бу сайтта программалар, дәреслекләр, чаралар турында мәгълүмат табып була. Сезгә ул сайтның сылтамасын да тәкъдим итәм: http//kpfu/imoiv/islam.

“Ислам турында медиатекстларда коммуникатив стратегияләр” доклады белән КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе укытучысы – Шәйхитдинов Тимур Витальевич чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бу стратегияләр ике төргә бүленә: куркыныч (бозып бирелгән мәгълүмат: экстремистик сайтлар, вируслы видеолар) һәм куркынычсыз (мәгълүмат, диалог: вәгазь, түгәрәк өстәлләр һ.б.).

Ул “Невинность мусульман” киносы тирәсендә туган шау-шуны искә алды. Әлеге фильм Америка Кушма Штатларында төшерелә, аннан соң гарәп теленә тәрҗемә ителеп, гарәп илләренә җибәрелә. Бер яктан, моңа коткы салу буларак карасак, икенче яктан, бу – вируслы видеоязма рәтенә керә.

Шулай ук Тимур Шәйхитдинов сүзләренчә, безнең ГМЧда әйбәт контроль бара. Әмма дини тематикадагы сайтларны, форумнарны тикшереп тору зарур. Чөнки менә шунда куркыныч стратегиягә ия мәгълүмат була ала.

Кафедрабыз доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахов Илһам Фаил улының доклады “Татар басма матбугатында дини тематика”га багышланган иде. Илһам әфәнде залдагыларны татар журналистикасы тарихы белән таныштырып үтте. 1905 нче елның 2 нче сентябрендә чыккан беренче татар гәҗите “Нур”ны искә алды. Татар басма матбугатын чыгару өчен 100 ел буе көрәш барганны, Гатаулла Баязитовның 14 ел үз басмасын чыгаруга рөхсәт көтүе, ә Казаныбызда “Казан мөхбире” чыга башлавы турында сөйләде. Илһам Фаил улы Санкт-Петербургта ГосДумада мөселман фракциясе булуын, татар һәм әзербайҗан телләрендә “Дума” гәҗитенең алты саны чыгуын искә алды. Илһам Фәттахов үзенең ялкынлы чыгышы барышында Г.Тукайның “Нур”га багышланган шигырен дә сөйләп китте.

Совет чорыннан соң, ниһаять, дин иреге бирелә. Яңа татар газета-журналлары чыга. Алар хәзер күп. Үз эшендә Илһам әфәнде “Ватаным Татарстан” һәм “Юлдаш” басмаларын өйрәнгән. Чыгышында соңгы 30 елда дини матбугат үсешенә зур өлеш керткән журналистларны, аерым алганда, Рәшит Минһаҗны атады.

Ваһапова Фирдәүс Габдуллаҗан кызы “Мөселман ГМЧлары эшчәнлегендә әхлакый-этик аспект” дип исемләнгән докладында журналистиканың күзаллауга зур йогынты ясавы турында сөйләде. Ул уңай һәм тискәре була ала. Кемдер Исламны белеп яза, кемдер белмичә, ә аерма зур. Аның фикеренчә, журналист – грамоталы булырга тиеш. Бу Исламны дөрес юнәлештә пропагандалау өчен мөһим. Аныңча, дини теманың төп максаты – яшьләр арасында агарту эшләре алып бару, аларга әхлакый тәрбия бирү. Ул мөселман блогларына аерым тукталып үтте (3 000 язылучысы булган кеше блогер булып санала) – аларны хаталар китмәсен дип тикшереп торырга кирәк, диде.

Шулай ук түгәрәк өстәлдә башка өлкәләрдән килгән кунаклар да катнашты. Киров өлкәсеннән, Башкортстаннан, Мордовиядән килгән кунакларның эчтәлекле чыгышларын тыңлап үтү форсатына ирештек. Тавыш бирү ярдәмендә ике резолюция кабул ителде: Батырша турында резолюциясе һәм Киров өлкәсендә “Вәгазь” гәҗитен чыгару хакында резолюциясе.

Соңгы доклад мавыктыргыч булды. HalalGuide проекты авторы Айрат Касыймов диндә IT-технологияләр турында сөйләде. HalalGuide – юл күрсәткеч. Россиядә ул 7 ел эшли. Шулай ук аны Лондон, Тайландта кулланалар һәм тиздән Африкада да мондый форсат туачак. Әлеге проект кысаларында имамга сораулар биреп, төгәл намаз вакытларын белеп, компас ярдәмендә кыйбла, якын тирәдәге мәчетне, хәләл ашау урыннары табып, мөселман проектларны финанслауга өлеш кертеп була. Мәгълүматны өстәп, үзгәртеп була (әлбәттә, администратор тикшерүеннән соң). Монда шулай ук дингә кагылган яңалыкларны, үз мәкаләләреңне, видеолекцияләрне бастыру, Ютуб каналына сылтамалар кертү мөмкинлеге бар.

Күрүегезчә, әлеге түгәрәк өстәл эчтәлекле һәм кызыклы булды.

Зилия Хәбибуллина, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең 4 нче курс студенты.