Мавзуна Мансурова: “Соңгы 4 ел — тормышымның аерым тарихы кебек”

Белгәнебезчә, бүген Казан федераль университетында чит илләрдән килгән студентларның саны арта. Бу гаҗәп тә түгел. Мәсәлән, хәзер КФУ да 90 илдән 5300 чит ил студенты белем ала, узган ел андыйлар 4200 иде. Бу җәһәттән иң күп чит ил студентлары Үзбәкстаннан килә. Икенче урында — Кытайдан килүчеләр, өченчедә — Казахстан. КФУ чит ил студентларын нәрсә белән җәлеп иткәне турында без Таҗикстаннан килгән студент белән әңгәмә кордык.

Мавзуна Мансурова Казанга 2015 елны җылы Таҗикстаннан килә. Киң күңелле, ачык йөзле Мавзуна Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында дин юнәлешендә 4 курста белем ала. КФУның төрле чараларында катнашып, гел 5ле һәм 4ле билгеләренә генә укый.

— Мавзуна, син Казанга ничек  килеп эләктең?

-Мин хәзер укый торган белгечлеккә 2015 елның язында ук укырга кердем, әмма вузларга бүлү соңгы чиратта барды. Шулай итеп, Казанга килү турында мин бирегә килер алдыннан белдем. Әлеге белгечлектән тыш, мин шулай ук Түбән Новгородтагы ВШЭ филиалына да кердем. Әмма КФУга укырга  кергәнемне белгәч, сайлау күзгә бәрелеп тора иде. Мин шунда ук Казанга билет сатып алдым.

 — Укырга кергәндә син нинди дә булса кыенлыклар белән очраштыңмы ?

Укырга кергәндә мин кыенлыкларга юлыкмадым, чөнки сынау биремнәре миңа мәктәп программасыннан ук таныш иде.

— Мавзуна, Казан сине нәрсә белән җәлеп итте?

-Беренчедән, Казан — студентлар шәһәре, Россиянең өченче башкаласы һәм биредә күп милләтләрнең дус-тату яшәве мине җәлеп итте. Икенчедән, мин кабул ителгән ВУЗ, күрсәткечләре буенча Россиядә һәм Идел буенда иң яхшыларның берсе. КФУда төп укыту программасыннан тыш, мине үз-үзеңне үстерү мөмкинлекләре дә җәлеп иттеләр.

— Укудан буш вакытларында син нәрсә белән шөгыльләнәсең? Хоббиең бармы? Студентлар клубында буласыңмы? 

Беренче курстан ук мин актив тормыш алып бардым. Университет чараларында һәм үзебезнең тулай торакта булган төрле конкурсларда катнаштым. Профсоюзда тордым. Аннары КФУ Турклубына кердем, шулай ук мине КФУның Җиңү волонтерлары проекты кызыксындырды. Мин Казанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә студентлар конференцияләрендә, дебатларда һәм түгәрәк өстәлләрендә катнаштым. Бу 4 ел минем тормышымның аерым тарихы кебек, чөнки ул иң якты көннәр, иң җылы хатирәләр һәм онытылмаслык хисләр белән тулы.

— Университет тәмамланганнан соң планнарың? Киләчәктә кайда яшәргә һәм эшләргә теләр идең ?

Университетны тамамлаганнан соң мин Германиягә китәргә җыенам. Анда укырга кереп, тел белемемне арттырам. Булачак яшәү урыны белән мин әле билгеләнмәдем, ләкин әгәр бу Россия булса, һичшиксез, Казан булачак.

— Синеңчә,  КФУ чит ил студентларына эш табарга ярдәм итәме?

— Миңа үземнең һөнәрем буенча эшкә урнашу катлаулырак. Өстәвенә, булачак һөнәремнең үзенчәлеген исәпкә алып, яхшы хезмәт хакы белән эш табу кыен. Университет дәүләт учреждениеләрендә эш тәкъдим итә. Мин моңа бик шат, әмма хезмәт хакы канәгатьләндерми. Эшне үзем табарга җыенам.

— Мавзуна, әңгәмәң өчен зур рәхмәт! Чит ил студентларына нинди теләкләр әйтер идең?

— Әгәр сезнең  чит илдә укырга мөмкинлегегез  бар икән, һичшиксез, аннан файдаланыгыз. Бу мавыктыргыч маҗара. Бу дөньяны һәм үзеңне яхшырак белү мөмкинлеге. Илне сайлаганда үзегезгә ошый торган шәһәрне һәм университетны сайлагыз.

Диана САДРЕТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.