“Мең рәхмәт”ле концерт

28 ноябрьдә Казанның УНИКС залында «Мең рәхмәт!» исемле зур хәйрия фестивале узачак. Чараның төп максаты – татар эстрадасы артистлары катнашкан фестивальдә җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына (Казан хосписына) тапшыру һәм тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү. Җитди авыруына да кармастан үзендә иҗат итәргә көч табучы шагыйрь, композитор һәм күп җырлар авторы, хәзерге вакытта Германиядә яшәүче Ирек Габдрахманов үзе дә әлеге концертны оештыруга өлешен кертә.

  – Ирек әфәнде, хәйрия концерты оештыру идеясе ничек туды? Чараны үзегез оештырырга уйладыгызмы әллә бу тәкъдим белән сезгә мөрәҗәгать иттеләрме?

– Электән үк күп кешеләр: “Ирек абый, нигә хәйрия концертлары оештырмыйсыз?” – дип әйтеп килделәр. Мин инде, җырларым да шактый булгач, шулардан концерт оештырып булмасмы, дип уйлый идем. Журналист Рөстәм Исхаков белән танышлыгым бар иде, аңа мөрәҗәгать иттем. Озак та үтмәде, ул, Сезгә дә, Казан хосписына да ярдәм булачак, дип хәбәр бирде. Чараны оештыручы да, идея авторы да – Рөстәм.

– Хәзерге вакытта Германиядә булсагыз да, кул кушырып утырмыйсыз, оештыру эшләрендә катнашасыз….
Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. “Вконтакте”да шушы чарага багышланган төркемне алып баруда катнашам: үз зәвыгыма таянып фоторәсемнәр, видеороликлар әзерлим. Текст язу гына авыр, чөнки күзләрем начар күрә, өстәвенә ноутбукта да төймәләр алман телендә, виртуаль клавиатурада язарга туры килә. Шуның өчен дә текстларны мин әзерләмим. Оештыручылар белән һәрдаим элемтәдә торабыз, “Вконтакте”да үз әңгәмәбез дә бар. Рөстәм Исхаков һәрберебезгә эшне бүлеп бирә, аңлата.

 – Текст язудан кала башка авырлыклар да тумый калмыйдыр?

– Германиядә Интернет трафигы кыйбат, элемтәдә тору өчен генә дә йөз евро акча таләп ителә, ә пособияләр монда өч йөз евро гына бирелә. Видеоларын эшләмәсәм дә булыр иде, әмма беркөнне Фирдүс Тямаевның хосписка баруы турында әйттеләр, фотоларын күрсәттеләр. Шундагы балаларны, Фирдүснең күз яшьләрен күрдем. Җырчының күзләренә күп кеше игътибар да бирмәгәндер инде, әмма минем йөрәгемә кереп калдылар алар. Шуннан хосписта төшерелгән фотолардан видео ясадым. Фотоларны алу, видеоны Интернетка кертү дә трафикны шактый алды алуын, әмма акчага карамыйбыз, йөрәк нәрсә куша, шуны эшлибез.

– Концертта кайсы артистлар чыгыш ясаячак?

Филүс Каһиров, Асылъяр, Фирдүс Тямаев, Илшат Вәлиев, Сәидә Мөхәммәтҗанова  һәм тагын бик күп җырчылар катнашачак. Җырчыларның күбесе хәйрия концертына үзебез киләбез, диләр, катнашырга теләп ризалашалар.

 – Чарага билетларны кайдан алырга мөмкин?

– Билетларны Интернет аша алып була. Алар кассир.ру, concert.ru кассаларында сатыла.

– Концертта катнашучыларга, анда килүчеләргә ниләр әйтер идегез?

 – Иң элек, бу чарага өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Тамашачыларга исә мөрәҗәгатем шул: дусларым, “Мең рәхмәт” концертын килеп, минем һәм балаларның хыялларын якынайтсагыз иде!

Раилә Вәлиуллина