Медиаблог – безнең өчен, безнең турында!

13.3-901 нче төркем укучылары студент елларын укып кына түгел, институтларын үстерүгә өлеш кертеп үткәрәләр. Шуны истә тотып, без, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасының 1 нче курс студентлары 21 нче февраль көнне быел 5 нче тапкыр уздырыла торган “Әгъзамов укулары – 2020” конференциясен оештыруда һәм аны социаль челтәрләрдә яктыртуда катнаштык.

“Ниһаять озак көтелеп алынган Флорид Әгъзам улына багышланган «Әгъзамов укулары-2020» башланып китте. Әлеге чараны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Заһитович ачып җибәрде. Биредә  «Татмедиа» АҖнең бүлек җитәкчесе Данис Сәлахетдинов, шулай ук, Татарстан Журналистлар берлеге исеменнән Ралия Фәхретдинова үз сүзләрне әйттеләр. Тамашачылар залына КФУның Журналистика югары мәктәбе укытучылары, студентлары һәм шулай ук Флорид Әгъзам улының тормышы белән кызыксынган кешеләр җыелган. Чара бик кызыклы, информатив һәм файдалы булды”.

Менә шундый форматта без, 13.3-901 нче төркем студентлары, чараның үзеннән турыдан-туры репортаж алып бардык, катнашучылар, оештыручыларның фикерләрен теркәп бардык. Чарадан тулы мәгълүмат белән сез махсус безнең студентларыбыз мәйданы булган “Медиаблог” төркемендә таныша алсыз. Анда безнең язмаларыбыз даими чыгып бара, язылыгыз, карап барыгыз!

Безне ничек табып була: https://vk.com/public187069626