Мексика өстендә шартлаган метеорит Драконида агымының бер өлеше булырга мөмкин

Дәлилләр таләп итә торган факт турында Казан федераль университеты профессоры сөйләде.

Юрий Нефедьев ике астрономик вакыйга: Җирнең метеор агымы аша узуы һәм метеорит төшү үзара бәйләнештә булырга мөмкинме икәнен аңлатты.

6 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Җир Дракониданың метеор ташкыны аша хәрәкәт итә. Шул ук вакытта, 6 октябрьдә, Мексика өстендә метеорит шартлады. Бу вакыйгаларның үзара ничек бәйле икәнен белү өчен без Казан федераль университетының Физика институты профессоры, КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьевка мөрәҗәгать иттек.

Юрий Анатольевич әйтүенчә, КФУ галимнәре инде берничә ел метеор агымнарының кече космик җисемнәр — кометалар, астероидлар белән генетик элемтәләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.

«Теге яки бу метеоритның метеор агымының бер өлеше яки ялгызы булуын белү өчен, аның орбиталь параметрларын, химик составын һәм эволюциясен белергә кирәк. Мексика өстендә шартлаган метеоритка килгәндә, ул Җиргә сиздермичә генә якынлашкан, дип әйтергә мөмкин: аны тикшерү белән берәү дә шөгыльләнмәгән. Метеорит кечкенә һәм планета өчен куркыныч тудырмаган. Сүз уңаеннан, ел саен Җир өслегенә 40 000 тоннага якын космик материал төшә дигән мәгълүматлар бар «, — дип сөйләде астроном.

Ул шулай ук Галәмдәге тиз бара торган процессларны, шул исәптән Җир атмосферасына керүче метеор агымнарын һәм космик объектларны, Казан федераль университетының күпканаллы мониторинг телескобы — Mini-MegaTORTORTORA автомат режимда күзәтә һәм анализлый икәнен әйтте. Әлеге уникаль астрономия комплексыннан күк өлкәсенә субсекундлы вакыт рөхсәт ителә торган киң почмаклы мониторинг алып барылган күзәтүләрне тикшереп, галимнәр Кояш системасының күп кенә кече җисемнәре турында да яңа мәгълүмат алалар.

Автор: Лариса Бусиль, фото: zen.yandex.lt