Өмет булсын күңелдә

Күп кешеләр тормышта очрарга мөмкин булган сынаулардан куркып, кемдер тарафыннан салынган юлдан гына барырга яраталар. Шул рәвешле, алар күп кенә проблемалардан качырбыз дип уйлыйлар. Чыннан да, бер карашка, андый юл җиңел һәм сикәлтәсез тоела. Ләкин чын мәгънәсендә туры һәм куелган максатка алып барып җитә торган юл бары тик кеше үзе беренче адым ясагач кына салына. Әлбәттә, дөнья караңгы булып тоела һәм билгесезлек белән тулы була. Ләкин кешенең күңелендә якты маяк булып, өмет уты кабына, һәм ул ут һәрдаим барыр юлны, бар дөньяны яктыртып тора. Һәм син, хәтта, барасы юлның үзеннән-үзе тигез итеп корылганын сизми дә каласың. Син янәшәңдә булган бар нәрсәне кыюлыгың, хыялың һәм өмет утың белән үзгәртеп кора, очраган авырлыкларны җиңеп чыга аласың. Шул вакытта бар дөнья сиңа ярдәмгә киләчәк, яңадан-яңа мөмкинлекләр туачак һәм синең каршыңда барлык ишекләр ачылачак.
Дуслар, күңелләребездә булган өмет уты бервакытта да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, һәрбарчабызны яктылыкка, матурлыкка, уңышка һәм бәхетле тормышка өндәп торсын!

Эндже Ризванова