МГИМО һәм КФУ студентлары Казан университетын тәмамлаган танылган шәхесләр белән очрашты

Очрашу Россия эчендәге академия мобильлеге программасы кысаларында узды.

КФУ һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО (У) студентларының Россия эчендәге академия мобильлеге программасында катнашучылар Казан университетын тәмамлаган Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Генераль секретариаты киңәшчесе Константин Колпаков һәм ТР Югары суды хөкемдары, җинаять эшләре буенча Коллегия составы рәисе Николай Губин белән очрашты.

Анда шулай ук Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Юридик факультет деканы Лилия Бакулина һәм КФУ мөгаллимнәре катнашты.

Программада МГИМО ның 8 юнәлеше буенча белем алучы 20, һәм КФУның 20 студенты катнаша, шуларның 13 е — халыкара мөнәсәбәтләр институтында укый, ә 7 се — Юридик факультетта. 11 майдан 20 майга кадәр МГИМО һәм КФУ мәйданчыкларында студентлар, ике югары уку йорты укытучылары һәм администрацияләре катнашында фәнни, мәдәни, карьера һәм мәгариф чаралары уза.

Константин Колпаков КФУда үз чыгышын Казан университетында белем биргән укытучыларына рәхмәт белдерүдән башлады.

«Бездә Казанда, Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә дә эшләүче, тормышта үз-үзләрен тапкан искиткеч талантлы, Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклаган чыгарылыш студентлары бар», — диде ул.

Яшь дипломат кыскача үзе турында сөйләде, шулай ук 2021 елда ул җитәкләгән яшь дипломатлар советы  үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәген әйтте.

Колпаков КФУ һәм МГИМО ның уртак программасын югары бәяләде, аның төп максаты — халыкара мөнәсәбәтләр, халыкара хокук, дөнья сәясәте һәм икътисад, көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика өлкәсендә уникаль тәҗрибә һәм кооператив хезмәттәшлек кулланып белемнәрдә һәм компетенцияләрдә глобаль-конкурентлыкка сәләтле лидерлыкны тәэмин итү.

«Профориентацион академик мобильлек программасы дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итәчәк, безнең студентлар тагын да квалификациялерәк булачак дигәненә ышанам. Ниндидер бер юнәлештә генә белгеч булырга ярамый. Югары уку йортын тәмамлаучы кеше бүген бик күп күнекмәләргә ия булырга һәм даими рәвештә камилләшергә тиеш», — диде ул студентларга.

К.Колпаков элек мондый алмашу программалары булмавын әйтте.

«Монда пандемия факторы яхшы роль уйнады, ул вакытта килешүләр буенча башка илләр белән хезмәттәшлек итү мөмкин түгел иде һәм безнең ил эчендә мобильлек кискен үсте. Һәм бу бик мөһим!»

Николай Губин студентлар белән очрашуда Казан университетында укыган чакта алган тәэсирләре белән уртаклашты, Татарстан Республикасы Югары суды эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук ике югары уку йорты вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Очрашу тәмамланганнан соң үз сорауларын студентлар Константин Колпаковка да бирә алды.

«Студентлар белән ешрак очрашкан саен, безнең егетләрнең никадәр талантлы, яхшы һәм акыллы булуларына күбрәк инанасың. Аларның бу очрашу вакытандагы энергияләренең, теләк-омтылышларының озакка саклануын бик тә телим. Энтузиазм югалмасын һәм аларның алдагы карьерасында тормышка ашырылсын иде», — диде Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлары советы рәисе журналистлар белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук чарадан соң үзен чолгап алган студентларны барыннан да бигрәк яшь дипломатлар белән аралашу мөмкинлеге кызыксындырганын хәбәр итте.

«Алар эшнең нидән гыйбарәт булуын, безнең нинди кыенлыклар белән очрашуыбыз, безнең һөнәрнең мәгънәсе һәм аның нинди кыенлыклар белән бәйле булуы турында сораштырдылар. Һөнәри эшчәнлек, аерым алганда минем белгечлек — Көньяк Кавказ, англосаксон илләре белән бәйле сораулар булды,» — дип аңлатты дипломат.

Программада катнашудан алган тәэсирләре белән МГИМОның икенче курс студенты Даниил Нужный уртаклашты.

«Безгә КФУ белән хезмәттәшлек итү кызык. Без илебезнең төрле университетлары берүзләре генә эшләгән чорны уздык. Җәйге практикалар һәм стажировкалар оештыру өлкәсендә генә түгел, даими нигездә дә хезмәттәшлек итәргә вакыт җитте. Уртак программа —  тәҗрибә, белем уртаклашу һәм моны бергә эшли алуыбызның дәлиле», — диде ул.

КФУ ягыннан программа кураторы, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы профессоры Валерий Летяев хәбәр иткәнчә, очрашудан соң студентлар Зөягә юл тотачак — ЮНЕСКО исемлегенә кергән мәдәни мирас объектлары ярдәмендә төзелә торган компетенцияләр белән танышачак.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Инна Басырова