Миңа да ярыймы?

КФУда инде берничә дистә ел дәвамында «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә. Бирегә КФУ студентлары белән беррәттән мәктәп укучылары һәм Казан башка уку йортлары студентлары да йөриләр. Тик «Әллүки» турында ишеткәч, менә мондый сораулар бирелә башлый:
1. “Сезнең җыелышларга миңа керергә ярыймы?”
– Әлбәттә, юк! Ул безнең ябык берләшмәбез! Анда син бары тик бака аягыннан кайнатылган шулпаны эчеп кенә керә аласың! Шаярмый әйтсәм, җыелышларга ҺӘРКЕМ керә ала. Моның өчен ни дә булса язу, иҗат казанында кайнау кирәкми. Өстәвенә, “иҗат казанында кайнау” шактый киң төшенчә. Чөнки әсәрләр язу да, журналистика белән кызыксыну да, спектакльләрдә катнашу да, кино төшерү белән “җенләнү” дә, яшьтәшләрең белән “бөек” темаларга сөйләшү дә (мәхәббәт, тормыш фәлсәфәсе хакында, иптәшеңнең дөньяга карашлары турында гәп кору, мәсәлән) – болар барысы да ниндидер яңалык тудыру, дөньяга (яки группадашларыңа) әйтер сүзең бар икәнлеген белдерү. Мисал өчен, соңгы ике елда берләшмәбезгә актив йөрүче казакъ егете Касенбекның монда йөрү максаты – үзенең татар телен камилләштерү һәм хәзерге татар дөньясының хәятен күзаллау. Шуңа күрә, “Әллүки”дә ни икәнен беләсең килсә, рәхим ит. Безнең белән кызыксынучыларны без бик яратабыз.

2. “Әллүки”дә нәрсә эшлиләр?
– Алдагы сорауга җавап укыган кешеләр икенче сорауны биреп тормаслар да инде: керергә ярый икәнлеге ачыкланды битJ Ләкин сезнең кереп карамыйча гына бөтен нәрсәне белү теләге көчле һәм алдагы җавапны укырга түземлегегез җитмәгән булса (белгәнебезчә, студентларның иң яраткан уку стиле – диагональ), миңа авыр түгел, мин язам: без “Әллүки”дә фикерләребез белән бүлешәбез һәм башкаларның фикерен тыңлыйбыз. Әйе, сорауга иң кыска җавап шул. Шигырь, хикәя, драма әсәрләре язу – үз фикереңне, белгәннәреңне, әйтер сүзләреңне башкаларга җиткерү формасы. Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар белән күрешү – аларның нинди һава сулавын белү максатыннан үткәрелгән чара. Очрашуларга килгән әдипләрнең (кемнәр икәнлеген өченче сорауга җавап ачыклар) иҗат җимешләре сездә нинди хис тудырганын аларның шәхсән үзләренә әйтү, аларның депрессия, иҗат кризисы чорларын ничек кичерүләре һәм, гомумән, хыял дөньясында йөрүче түгел, ә нәкъ менә гади кеше буларак очраган проблемаларын ничек хәл итүләре турында гәпләшү – яшьләргә стимул һәм тормыш тәҗрибәсе бүләк итә. Безнең берләшмәнең сценкаларын сез актлар залында күрдегез, беренче кыскаметражлы фильмыбызны да экраннардан һәм интернет челтәрләреннән карагансыздыр, ай саен чыгып килүче “Әллүки” иҗат берләшмәсенең газетасы – “Раушан”ны да укып барасыздыр дип өметләнәм. Шулай ук безнең ничек яшәвебезне Вконтакте социаль челтәрендәге “Әллүки” һәм “Раушан” төркемнәреннән күрә аласыз.

3. Сезнең очрашуларга ниндирәк кешеләр килә?
– Ике елдан артыграк юу берләшмәгә йөрү тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: гади кешеләр йөри. Газета-журнал, телевидениедә еш күренгән, китаплары мизгел эчендә таралыш тапкан зур-зур әдипләребез безнең алда бөтенләй башкача: үз проблемаларын да, һәр кешегә хас булган бәхетле мизгелләрен дә, яңа язган әсәрләрен дә, башкаларга сөйләнмәгән серләрен дә ихластан безнең белән бүлешәләр. Шуннан без, билгеле, алар белән якынаеп та калабыз. Очрашуларга килгәннәрдән Данил Салихов, Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, Нурания Җамали, Фәнил Гыйләҗевләрне әйтеп үтеп була.

Билгеле, бер мәкаләдә уку дәвамында ишетелгән барлык сорауларга җавап бирү мөмкин түгел, ләкин иң актуаль «өчлек»тә дә «Әллүки» иҗат берләшмәсе белән кызыксынган кешеләр өчен күп мәгълүмат тупладым дип уйлыйм.

Сәлахова Алсу, 3 курс