Михаил Борисов: «Заманча телевидениенең цензурасы көчлерәк»

Тапшырулар алып баручы Михаил Борисов Казан федераль университеты студентларына камерага дөрес төшү технологияләрен ачып бирде. 55 яшьлек стажы булган алып баручы һәм актер мастер-класс үткәрде. 

Студентлар белән очрашу Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә узды. Бу көннәрне Михаил Борисов Казанда “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленда жюри сыйфатында катнаша икән.  Әлеге форсаттан файдаланып, студентлар белән дә очрашырга булган.

Мастер-классның башында Михаил Борисов студентларны чыннан да сокландырды: аның телевизион стажы 55 ел тәшкил итә, ә “Русское лото” тапшыруын ул 23 ел алып бара. Кечкенә Миша беренче тапкыр телевидениегә 12 яшендә балалар редакциясенә килеп эләгә.

Спикер хәзерге телевидение турында шактый кызыклы фикерләрен белдерде:

«Телевидение мине, нигездә, борчый. Аңа рейтинглар кирәк. Бу минем кәефемне бик төшерә. Соңгы вакытта мине барлык сәяси ток-шоулар борчый, чөнки алар бик агрессив, бер-бересен ишетергә теләмиләр.»

Михаил Борисов фикеренчә, совет чорына караганда, заманча телевидениенең цензурасы күпкә көчле. Нинди генә дәрәҗәдә булсаң да, профессиональ рәвештә мәгълүмат биреп, кешелекле булып калу – журналистның проблемасы, дип билгеләп үтте ул. Михаил Борисов билгеләгәнчә, ул телевидениедә бары тик спорт программаларын гына карарга ярата.

Спикер әйтүенчә, телевидение креатив һәм уйлап чыгару ягыннан аксый. Нәтиҗәдә, күпчелек телевизион проектлар Көнбагыштан сатып алына. Бу хәлне бетерер өчен Михаил Борисов студентларга яңа креатив проектлар уйлап чыгарырга өндәде.

Шулай ук Михаил Борисов “талант” сүзен үзе ничек аңлавы турында да сөйләде. Аның фикеренчә, андый терминга лаеклы булган кеше, бөтен мәгълүматне, әйтерсең, һавадан җыя шикелле. Шул ук вакытта ул аны тамашачыга да тарата. 

Диана Садретдинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.