«Милләтебез хәзинәләре»: көннәр кыскара, балалар саны шул ук кала

7-15 август көннәрендә «Волга» лагеренда «Милләтебез хәзинәләре» лагереның быелгы икенче сменасы үтәчәк. Аны Татарстан хөкүмәте, Татар федераль милли автономиясе белән берлектә «Идел» Яшьләр үзәге үткәрә. Сменаның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтенә хөрмәт тәрбияләү. 

«Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан  килгән 140 бала өчен оештырыла. 9 көн дәвамында балаларга һәрвакыттагыча татар теле дәресләре укытылачак, төрле мастер-класслар, әңгәмәләр, тренинглар, очрашулар, уеннар уздырылачак. «Милләтебез хәзинәләре» — традицион смена. Аның беренчесендә нибары 90 бала гына катнашкан иде һәм ул июнь аенда үтте. Кызганыч, бу юлы сменаның көннәр саны кимегән. Финанс сәбәпләр аркасында элек 14 көндә үткән смена хәзер 9 көнгә генә калган. Аңа да карамастан, оештыручылар балалар санын кыскартмаска булганнар. Тагын бер сөенечле хәбәр: лагерьда беренче тапкыр Тула өлкәсеннән катнашкан кешеләр дә булачак, ягъни «Идел» Яшьләр үзәге тагын бер төбәкне үз канаты астына ала. «Аннан килгән балаларны бик көтәбез», — ди «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасы узган елдан бирле Новосибирск өлкәсендә дә үтеп килә икән. Быел исә Төмән өлкәсенең Ялутор районында нәкъ шундый профильле сменада 120 бала ял иткән. «Барлык төбәкләрдән дә балаларны монда кабул итеп бетерә алмыйбыз, шуңа күрә андагы җирле автономияләр зур эшне үз җилкәләренә алып, аллага шөкер, бик матур гына башкарып чыгалар. Без инде үз чиратыбызда программаларны төзеп, Татарстаннан татар китаплары җибәрәбез. Алдагы елларда да тагын да күбрәк төбәкләр мондый эшкә кушылырлар дип ышанам», — ди Ләйсән Сафина.

— Әйдаманнар итеп кемнәрне җибәрәсез?

— Безнең бик күп еллар дәвамында шундый тәҗрибәбез бар, Казаннан гына егет-кызларны җыймыйча, әлеге төбәкләрдән дә килгән егет-кызлар бар. Мисал өчен, быелгы икенче сменада Ивановодан, Әстерханнан, Пермь краеннан, Сарытаудан, Башкортстаннан егет-кызлар киләчәк. Бу шул төбәк балалары белән тыгызрак элемтәдә тору, аралашу һәм “Милләтебез хәзинәләрен” оештыруга җәлеп итү өчен эшләнә торган эш. Чыннан да, бу үз җимешләрен бирә. Балалар үз төбәкләрендә яшәп, кайсы оешмага барырга икәнлеген, нинди татар чаралары булганлыгын һәрдаим белеп, аралашып торалар. Шуңа күрә менә шундый традицияне без алага таба да дәвам итәрбез, — диде «Идел» Яшьләр үзәге директоры Л.Сафина.