Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары республикакүләм «Ватан» конкурсында җиңде

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары 19 – 21 октябрь көннәрендә узган “ВАТАН-Казан” II Яшьләр халык иҗаты фестиваль-конкурсында җиңү яулап кайтты. Әлеге конкурс халык иҗаты белән шөгыльләнүче аерым башкаручыларны һәм коллективларны берләштерә торган уникаль мәйданчык булуы белән аерылып торды.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбеннән I урынга “Бәхет турында” номеры белән “нәфис сүз” номинациясендә 10.2-820 төркеме студенты Раилә Солтанова, II урынга “Татар җырлары” номеры белән “нәфис сүз” номинациясендә 10.2-801 төркеме студенты Илзирә Галимбикова, III урынга “Ай, җаным” номеры белән “халыкчан бию” номинациясендә “Яшьлек” бию коллективы лаек булды.

“Нәфис сүз” номинациясендә II урын алган Илзирә Галимбикова фестиваль-конкурсның гала-концертында беренче тапкыр катнашуы хакында сөйләде. “Әзерләп барган шигыремне тамашачыларга яңгыраттым. Әлбәттә, конкурста катнашу бик ошады, күңелле булды. Көнендә үк әзерләндек. Югалып калырлык булмады, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Киләсе елларда да катнашырга теләгем бар. Беренче тапкыр катнашып, икенче урын алганга күрә дә мин бары тик шатлыклы хисләр генә кичердем”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел фестивальдә меңнән артык кеше катнашкан, жюри әгъзалары Хореография, Вокал, Театр, Халык йоласы, Театр модасы, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләре буенча 70 номинациядә өч йөздән артык номер караган.

Фестиваль-конкурста 7 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнаша алды. Вокал һәм Этномода юнәлешләре буенча барлыгы дүрт яшь категориясендә 110 номер, декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә 95 эш кабул ителде, конкурс тамашасы җиде сәгать дәвам итте.

Фестивальнең максаты – Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу, үстерү һәм популярлаштыру. Фестиваль-конкурсның бурычлары: Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклау, балалар һәм яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларга, иҗади коллективларга ярдәм итү.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларын җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләсе елларда да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

Зилә Мөбарәкшина. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты.