Милли музей студентларга кайсы ягы белән кызык?

Күпсанлы студентларыбыз теләге буенча, матур көзле көннәрнең берсендә без Татарстан Республикасының Милли музеена юл тоттык.

Безне кызыклы итеп оештырылган экскурсия, зур экспозицияләр, бай тарихыбызның төрле чорларына багышланган күргәзмәләр көтә иде! Милли музей – Татарстан Республикасының асыл ташы: аның  фондларында 800 000дән артык экспонат тупланган. Алар туган як тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, Мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасыр төргәкләре, XV-XX гасыр кулъязма китаплары, татар әдәбияте вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия үрнәкләре, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы  – игътибарга иң лаеклылардан.

Күргәзмә заллары буйлап йөргәндә, студентларыбыз һәрбер экспонатны бик зур кызыксыну белән карады, тарих битләренә игътибарларын юнәлтте. Үткән дәверләр, булган тарихи вакыйгалар экспозицияләрдә яхшы гәүдәләндерелгән! Безнең алдыбызда үткән гасырлардан алып бүгенге көннәргә хәтле тарихи панорама  пәйда булды!

Күргәзмә залларын караганнан соң, оештырылган түгәрәк өстәлдә студентлар бер-берсе белән зур тәэсир калдырган күргәзмәләр, экспонатлар турында фикерләрен алыштылар. Студентларны музей, галереяләргә йөртү һәм мондый рухтагы эшләр гаять күп төрле максатларны үз эчендә тота: без аларга музей яисә галерея һәм анда күрсәтелгән экскурсияләр аша эстетик тәрбия, патриотик тәрбия, әхлак тәрбиясе, хезмәт тәрбиясе һ.б.ш. күздә тотабыз, күпкырлы шәхесләрне тәрбиялибез.

Эльмира Сәлимҗанова. КФУ Психология һәм мәгариф институты.