Милли җырларны искә алу

«Безнең максат  милли җырларны хәтеребездә яңарту һәм искә алу» — «Җырлыйк әле»!
КФУның журналистика бүлегендә укучы студентлар язуда гына тукталып калмыйлар, көчләрен башка өлкәдә дә сынарга тырышалар. Бүген, ягъни 15 нче октябрь көнне «Җырлыйк әле» тапшыруына барып, тагын бер сәләтләрен ачтылар. Тапшыруда катнашырга өч кеше әзерләнгән иде: Илсинә Тимергалиева, Фәнүзә Сираҗиева (3 нче курс студентлары) һәм яшь җырчы — Алия Исрафилова.  Кызлар һәр сорауга тиз арада җавап бирделәр. Уенның «Парлак мизгел» дигән өлешендә яраткан җырларын башкардылар. Кызып киткән уен сизелмәгәндә ахырына якынлашты. Нәтиҗәдә, Илсинә — 20, Алия Исрафилова — 40 балл,  ә барлыгы 50 исәп белән җиңү яулаган Фәнүзә Сираҗиевага җиңүче дипломы бирелде. Ә җанатарлар арасында уздырылган уенда Васил Заһитович (КФУ татар журналистика кафедрасы мөдире) дөрес җавап биреп, Дамир Гарифуллинның шигырьләр китабына ия булды.
«Җырлыйк әле» тапшыруы һәр катнашучы, җан атучыда уңай тәэсирләр генә калдырды, татар халык җырларына мәхәббәт һәм хөрмәт хисен уятты.
Рәфидә Галимҗанова