Миллиардер белән очрашу

Иртәгә, 12 нче сентябрьдә, 11-13 сәгатьтә Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында эшмәкәрләрнең миллиардер Рубен Варданян белән ачык очрашуы үтәчәк.  

Очрашуның максаты: «Эшмәкәрнең максаты». Әңгәмә барышында эшмәкәрнең максаты, икътисадтагы яңа трендлар турында сөйләшү күздә тотыла һәм ни өчен эшмәкәрләргә берләшергә дигән сорауга җавап табарга тырышачаклар. Очрашуда катнашучылар «Миллиардер булу нәрсәне аңлата? Эшмәкәр булу нәрсә дигән сүз?» кебек сорауларга да җавап таба алачаклар.

Очрашуга эләгү өчен теркәлү кирәк: сылтама.