«Мин — профессионал» олимпиадасы кысаларында вебинарлар дәвам итә

Бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары студентларын олимпиадада катнашырга чакыралар. 

«Мин — профессионал» олимпиадасы кысаларында вебинарлар дәвам итә. 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр «Дизайн» юнәлеше буенча өч вебинар үткәрү планлаштырыла.

30 ноябрьдә, 15.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән):

-«Коммуникацион дизайн һәм арт-дирекшн»,

-«Китап сәнгате»;

-«Иллюстрация һәм басма графика»

2 декабрьдә 15.30 сәгатьтә:

-«Системалы гейм-дизайн»,

-«Дизайн һәм цифрлы продуктны сатуга кертү»

4 декабрьдә 15.30 сәгатьтә:

-«Мода»,

-«Интерьер дизайны»,

-«Территориаль брендинг һәм шәһәр мохите дизайны»,

-«Предмет дизайны»

Вебинарларда җентекләп биремнәр һәм аларның үзенчәлекләре тикшереләчәк. Мәгълүмат студентларга да, укытучыларга да файдалы булачак. Вебинар язмасы  «Я — профессионал» олимпиадасының рәсми битендәге Вебинар бүлегендә урнаштырылачак.

«Мин — профессионал» — техник, гуманитар һәм табигыять фәннәре белгечлекләре студентлары өчен яңа форматтагы масштаблы белем бирү олимпиадасы. Катнашучылар өчен биремнәрне Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм илнең иң эре компанияләреннән экспертлар төзи. Олимпиадада абстракт эрудиция түгел, ә һөнәри белем тикшерелә. Иң яхшы катнашучылар акчалата призлар, магистратурага яки аспирантурага кергәндә ташламаларга ия була, шулай ук эш бирүчеләр белән дә танышалар.

Бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары студентларын олимпиадада катнашырга чакыралар.Катнашу барысы өчен дә бушлай.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге