«Мин татарча сөйләшәм» һәм районнардагы икетеллелек

24 апрель көнне Казанның “Түбәтәй” ресторанында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе тамамалануга пресс-конференция узды. Ул ике телдә барды.

Бу акция — татар яшьләре энтузиастлары тарафыннан белдерелгән бердәнбер үзенә күрә гражданлык позициясе. Быел ул “Татар-Дозор-2018” квест-уеныннан, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшырудан, Вez.tatar икетеллек рейтингы, Татарстан мәктәпләре арасында  бәйгеләр  һәм Бауман урамандагы концерт чараларыннан гыйбарәт.

Конференцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Мин татарча сөйләшәм” квесты турында сөйләүдән башлап җибәрде.

-“Мин татарча сөйләшәм” 2006 елдан башлап уздырыла. Быел ул 13 тапкыр узачак. Аның төп максатлары яшьләрне иҗтимагый эшкә тарту һәм яшьләрнең гражданлык позициясен белдерү. Елдан ел волонтерлар саны арта бара. Әгәр 2006 елда аларның саны 30 якын булса, бүгенге көндә 90. Озакламай волонтерларга багышланган тренинг узачак. Үзләрен сынап карыйсы килгән укучылар һәм студентларны көтеп калабыз.

Конференцияне алып баручы икенче булып сүзне җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтовага бирде. Ул ике теллек проблемасы турында үз фикерен белдерде.

Былтыр без Казан шәһәрен ике теллеккә тикшереп карадык. Кызганычка каршы, бөтен таләпләр дә исәпкә алынмый. Быел Татарстан Республикасының 43 районында тикшерү узачак. Ике телдә хезмәт күрсәтүнең төп критериясы- урам исемнәренең, афишаларның ике дәүләт телендә булуы. Бу проблеманы бетерер  өчен күп волонтерлар катнаша. Алар  барлык районнарга әлеге таләпләр үтәлевен-үтәлмәвен шалтыратып, барып белешәләр. Ничек тә булса бу проблеманы бетерерү юлында булырга кирәк.

26 апрель көнне узачак “Мин татарча сөйләшәм” концерты турында тулырак бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары рәисе Рәдиф Кашапов сөйләде.

Традиция буларак, «Мин татарча сөйләшәм!» концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана. Ул көнне сәхнәдә Аигел, Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. музыкантлар чыгыш ясаячаклар. Беренче тапкыр Казанда башкорт рок-төркеме “Бүреләр” катнашачак.

Концерт акциясе, гадәттәгечә, 26 апрель көнне  Габдулла Тукайның туган көненә багышлап узачак. Бу көнне Бауман урамында концерттан тыш конкурслар да оештырылачак.

«Мин татарча сөйләшәм” акциясе Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә узачак.

Диана Садретдинова. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.