«Минем беренче бизнес» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

КФУ студентларын конкурста катнашырга чакыралар. 

Казан федераль университеты студентларын «Мой первый бизнес» халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризалар 27 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты «Россия — мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра торган «Минем беренче бизнес» халыкара конкурсының дүртенче сезоны ачылуы турында хәбәр итә.

Конкурс тәҗрибәсе булмаган, әмма амбицияләре һәм максатлары булган 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләр өчен үткәрелә. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

Проект эшкуарлык инициативаларына ярдәм итүгә һәм яшьләрнең финанс белемен күтәрүгә, эшкуарлык, проектлар белән идарә итү, команда эше өлкәләрендә укучыларның һәм студентларның потенциалын ачуга юнәлтелгән.

2020-2021 еллар конкурсында юнәлешләр санын арттыру күздә тотыла. Шулай итеп, коммерцияле (табыш алу һәм эш урыннары булдыру максатыннан проектлар эшләү) һәм социаль (иҗтимагый әһәмиятле проектларны эшләү) юнәлешләр өстәләчәк.

Гыйнвар һәм февральдә онлайн-интервью (катнашучыларны сайлап алу әңгәмәсе) узачак, март-апрельдә ярымфинал узачак, конкурсантларга ике юнәлеш буенча (социаль һәм коммерцияле) проектлар, белем бирү  медиаматериаллары һәм остазлар белән турыдан-туры эшләргә туры киләчәк.  Апрель-майда төбәкара финаллар — проектлар ярышы (3 онлайн-чара) узачак. Гран-при тапшыру (тантаналы интерактив шоу форматында федераль ярыш, җиңүчеләрне бүләкләү) июнь-июль айларында узачак.

«Россия — мөмкинлекләр иле» Автоном коммерцияле булмаган оешмасыннан үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җаваплы зат: «Мой первый бизнес» халыкара конкурсы җитәкчесе Евгений Исак, тел.: +7(926) 215-32-22.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов