Министр ачык лекция укыды

22 февральдә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында ТР финанс министры Радик Гайзатуллинның чираттагы лекциясе узды.

Радик Гайзатуллин бер үзе генә түгел, урынбасары Алексей Шишкин һәм бүлекнең яшь җитәкчесе Илнар Яхин белән килде. Коллегаларын тәкъдим итеп, ул Идарә, икътисад һәм финанс институтына квалификацияле кадрлар әзерләгәне өчен рәхмәт белдерде.

Слайдлы лекция барышында ул студентларга республикада һәм илдә булган икътисади шартларда агымдагы бюджет процесслары турында сөйләде, аның структурасын тәкъдим итте, нинди норматив-хокукый актлар һәм макроикътисади күрсәткечләр нигезендә формалашуын аңлатты.

Татарстан Республикасы финанс министры үз чыгышында салымнар турында искә төшерде, төп түләүчеләр-нефтьчеләр, дип белдерде һәм төбәк продукты структурасы турында сөйләде.

Үз чыгышында Радик Гайзатуллин республикада «2030 елга кадәр үсеш стратегиясе»программасы кабул ителүен билгеләп үтте. Студентлар кунакка эчтәлекле лекция өчен рәхмәтләрен әйттеләр.

Альберт ГАТАУЛЛИН әзерләде. КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фотолар КФУ сайтыннан алынды.