Әмир Әхмәтҗанов: “Спорт миндә җиңүче холкын тәрбияләде”

“Спорт – ул яшәү рәвеше” девизны күп яшьләрдән ишетеп була. Дөрестән дә, спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта. Хәер, яшьләрнең үз сәламәтлеге өчен кайгыртуы бары куандыра гына. Үз максатларына ирешеп, туктап калмаган спортчылар күп укый безнең Казан федераль университетында. Шундыйларның берсе – Әхмәтҗанов Әмир Ришат улы. Физик культура, спорт һәм тернәкләндерү медицинасы институты студенты. 

“Башкаларны белмим, әмма ничек кыен булса да, мин һәрвакыт үземне тулысынча эшкә бирергә тырышам. Оттырсам, бик борчылам. Тормышта да шулай… Спорт миндә җиңүче холкын тәрбияләде!”, – дип яза ул үзенең “Вконтакте” социаль челтәрендәге битендә.

Кечкенә вакытыннан ук чаңгы шуу белән шөгыльләнгән Әмир берничә көннән бакалавр дипломын алачак. 5 елга сузылган уку вакыты аның бушка узмаган. Уку белән бергә ул үзенең яраткан спорт төрен дә онытмый. Дүрт тапкыр Татарстан чемпионы, күп тапкырлар призер булган, тагын әллә ни кадәрле призлары булган Әмир моның белән генә тукталмый. Хәтта спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсенә ирешкәч тә, ул һәрвакыт үз өстеңдә эшләү, биеклеккә омтылырга кирәк дип саный.

Әмир Әхмәтҗанов Ютазы районының Ютаза авылыннан. Башта Казанда туса да, аның әти-әнисе туган авылларына кайтырга мәҗбүр була. Авылда иң шук малайларның берсе дә нәкъ менә ул. Әмирнең шуклыгы, әйләнә-тирәгә кызыксынуы, аның булачак тормышына бәйле спорт төренә китерә дә. Шулай берсендә шаярып йөргәндә, мәктәптә тормыш иминлеге куркынычсызлыгы фәнен укыткан абыйсы булачак спортсменны колагыннан тартып, спорт мәйданына алып керә. Ул вакытта аның булачак тренеры үз укучылары белән шөгыльләнә. Тренер малайларны күреп, бер түгәрәкне йөгереп узарга боерык бирә. Күрәсең, яшьләр яхшы нәтиҗә күрсәтә, аларга секциядә калу тәкъдиме әйтелә. Шул вакыттан Әмир Әхмәтҗановның чаңгы белән бәйле тормыш тарихы башланып китә.

“Чаңгыда йөрү хәйран авыр спорт төре. Үзем 13-14 ел чаңгыда басып торсам да, һаман чаңгыда идеаль йөрү техникасын тапмадым. Хаталар һәрвакыт була. Һәрвакыт нәрсәгәдер омтыласың. Бер уйлап карасаң, профессиональ чаңгычылар да идеаль чаңгыда йөрү техникасын тапмаган,” – дип уртаклаша спортчы үзенең уй-фикерләре белән.

Әмир чаңгыда йөрүне аякка чаңгылар киеп, таяклар белән генә этенеп йөрү түгел икәнлеген дә аңлатты. Чаңгыда йөрүнең ике төп төре бар: классик һәм иркен йөрү (икенче төрле аны “коньковый” дип тә йөртәләр.) Классик төр вакытында кул-аякларны параллель рәвештә йөртәсең. Ә иркен йөрүне Әмир безгә аяклар белән “чыршы” ясау диде. Нәкъ менә чаңгыда иркен йөрү – иң тиз төр булып санала.

Чаңгычы тормышында иң беренче яулаган казанышы дип 3 км ераклыкта булган дистанциядә 21 нче булып килүне саный. Авыр юлдан олы кешеләр белән бергә шуып киткән егет яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Шулай ук аның күңелендә тагын бер хатирә истә калган. Авылларында “Атлы” (Лошадиная гора) дип аталган тау бар. Әмир сөйләвенчә, элек анда кымыз белән дәвалый торган шифаханә урнашкан булган. Шул тау буенда ел саен чаңгы ярышлары үткәрелгән. Текә тау башына менә алмаган спортчылар хәтта чаңгыларын салып менгәннәр. Бервакыт шулай Әмир үҗәтлеген куеп, чаңгысын салмый тау башына менеп җитә. Үз-үзеңне җиңә белү – аның өчен шулай ук зур бер яшәү һәм спорт кредосы булып тора.

Беренче республикакүләм чаңгы ярышында аңа нибары 13 яшь була. Тырышлыгын куеп, беренче көнне 5 урын алып, икенче көнгә 3 урынны яуларга ирешә. Ә 14-15 яшьләрендә республика чаңгы ярышларында җиңүләр яулый.

Әмир Әхмәтҗанов вуз кысаларында чаңгы буенча ел саен үткәрелә торган ярышларда актив катнаша. Хәтта, шәһәрдә үткәргән чараларда да үзен КФУ студенты буларак терки. Ул һәрвакыт үзе укыган уку йортының дәрәҗәсен акларга тырыша.

– Дөресен генә әйткәндә, буш вакытым бөтенләй юк диярлек. Уку, атнасына 6 тапкыр булган тренировкалар, тулай торак тормышы арасында бик сирәк буш вакыт табам. Әйе, җәйгә тренировкалар кими, алар атнасына икешәр генә кала. Әмма, буш вакытны да дөрес үткәрә белергә кирәк бит зле. Шәхсән, үзем берәрсе белән шахмат уйныйм яисә Ютубтан файдалы һәм кызыклы булган видеолар карыйм. Видеоларның да позитив характерда булганнарына гына күз салам. Югыйсә, күп очракта алар миңа тонус тотарга, һәрвакыт яхшы кәефтә калырга ярдәм итә. Китап сайлауда берникадәр кыенлык туа, шуңа мин аларны бик сирәк укыйм,”  – ди Әмир Әхмәтҗанов.

Студент спорт мастеры кандидаты исемен алу бәхетенә дә ирешә. “Гадәттә, бу дәрәҗәне 17-19 яшьтә алалар. Ләкин, мин аңа 21 нче яшемдә ирештем. Шулай да, әллә ни зур соңга калу дип исәпләмим”, – дип саный ул. Мәктәптә спортны яратуы, аңа тартылуы Әмиргә университетта зур спорт дөньясына җиңел кереп китәргә ярдәм итә. Яңа үрләр яулау – аның төп максатларының берсе.

Шулай ук Әмир бүген магистратурага укырга керү теләге белән дә янып яши. Без, һичшиксез, аның бу хыялына ирешәчәгенә чын күңелдән ышанабыз. Югыйсә, Әмирдә нәкъ менә спорт җиңүче холкын тәрбияләгән!

Фәнүзә СИРАҖИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.