Мир!Труд!Май! яки Бакча!Бәрәңге!Яллар!

Бар тереклек җанланып, табигать яшеллеккә күмелгәндә кемнең тулай торакта ятасы килсен инде? Авыл баласының бигрәк тә.
Казанга күченеп килгәнче, шундый матур көннәрне иртәдән-кичкә кадәр урамда, һава торышының матурлыгына соклана- соклана үткәргәнгә, бу бераз сәерерәк тә. Шуңадырмы, күңел авылга тартыла.
Кыш көне Яңа ел бәйрәмен көтсәк, яз җиткәч «Май» бәйрәмнәрен ашыктырабыз. Инде ничә көн ял бирәселәре дә, шәт, февраль ахырында ук белешеп куйганнардыр күбесе. Шулай булмыйча ни, авылга әти-әни янына кайтудан да зур шатлык бармы икән, бигрәк тә 1 курс студентларына.
Авылда тау кебек өелеп эш, бәрәнге утырту, җыештыру өмәләре көтсә дә, бердә куркыныч түгел. Авыл баласы өчен моны эш дип атап та булмый.
Мин үзем генә шулай ашкынаммы, әллә башкалар да шулаймы икән дип, бераз студентлардан сораштырып алыргада булдым әле.

ДИЛӘРӘ КАМАЛОВА: Әлбәттә,май бәрәмен мин бик зарыгып көтәм. Беренчедән,1 май көнне яраткан әбиемнең туган көне, кунакка барачакбыз!Икенчедән исә, ял көннәре күп булачак…димәк,Диләрә авылга кайтачак..ә мин авылымны БИК ЯРАТАМ!

ИЛЬЗИЛӘ ФАТХУЛЛИНА :Май бәйрәмнәрен һәрвакыт зарыгып көтәм, чөнки май ае килү белән илһам тагын да көчлерәк сизелә, нидер эшлисе, каядыр омтыласы килә… Ә
бәйрәмнәр белән бәйле яллар да булгач, бигрәк яхшы, иҗатка вакыт күбрәк кала.
Әлеге бәйрәмнәрдә, әлбәттә, табигатькә чыгасы килә. Юк, учак ягып шашлык ашарга түгел, ә бәлки исерткеч саф һава сулап, кошлар сайравына сокланып утыру өчен. Әйе, бу бары хыялда гына. Чынлыкта авылда бакча эшләре көтә… Май бәйрәмнәрендә эшләмәсәң, кайчан эшләрсең?

ДИЛӘ ГАРИПОВА: Әлбэттә мин май бәйрәмнәрен көтәм! Беренчедән әлбәттә ял итәсе килә, соңгы ай шактый тыгыз һәм бай булды! Икенчедән, минем инде 1 ай өйгэ кайтканым юк, әти- әниемне утереп сагындым, бииик курәсем килә! Өченчедән, 1 май — ул маевка, э димәк дуслар, яшьтәшләр жыелырга сәбәп. Тәмле шашлык, кайнар чәй, янган учак янындагы җырлар сагындырды!

Барысында якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм! Ялларыгыз уңышлы, күңелле һәм файдалы үтсен!