Актёр, режиссер һәм “Болгар” радиосы алып баручысы Илфак Хафизов КФУда татар студент кызларының шигырьләреннән торган эксперименталь спектакль куйган. Спектакль – КФУның “Мизгел” яшьләр театры белән “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең уртак проекты. Тамашаның максаты – яшь шагыйрәләрнең иҗатын күрсәтү.
Спектакльнең эчтәлегендә шагыйрә кызның хис-кичерешләре, уй-борчулары сурәтләнгән. Төп героиня мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, тәүбәгә килүгә бәйле сорауларга җавап эзли. Аның уйлары я рухи югарылыкка күтәрелә, я түбәнчелеккә төшә.
Актёр яшь язучылар иҗаты белән таныштыру, яңа исемнәрне таныту өчен алга таба да студентлар белән спектакльләр куелачагын әйтте.
“Минем тагын бер максатым бар – әдәбият дәреслекләрендәге классик әсәрләрне сәхнәләштерү. Мәсәлән, Әмирхан Еники әсәрләрен куярга хыялланам”, — диде ул.
Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.