Монитор аша уку: дистанцион рәвештә белем алу җиңелме?

Пандемия булу сәбәпле, уку йортларында, мәктәпләрдә дистанцион рәвештә белем алалар. Барысы да интернетта. Студентлар элеккечә туксан минут укый, кече сыйныф укучылары 15, ә 5-9га кадәргеләр ярты сәгать кенә дәрестә катнаша. Мондый шартларда укуның нинди өстенлекләре һәм нинди кимчелекләре бар? Дәресләр тулысынча дистанцион форматка күчә алырмы? Укучылар мәктәпне сагынамы? Шул турыда фикерләрне барлыйк әле.

Укытучылар зары

Татарстанда 430 мең укучыга 30 меңгә якын мөгаллим дистанцион рәвештә белем бирә. Мәктәптәге сыман кыңгырау да чыңламый, шулай да һәркем дәрес башлануын әллә каян белеп тора.

Балаларны җәлеп итү өчен уен да, ярыш та кулланыла. Укытуда башка алымнар кирәк. Ләкин укытучылар ярты сәгатьтә программаны аңлатып бирү мөмкин түгел ди. Мәктәптә булсалар, укытучы янына килеп сорарлар иде дә, ләкин хәзер компьютер, телефон аша гына аралашалар. Укучыларның каникуллары 12нче апрельгә кадәр озайтылды, бу вакытта укытучылар яңа методиканы үзләштерде. Хәзер уку “ZOOM”, “Учи ру”, “Открытая школа”, хәтта WhatsApp мессенджерында да алып барыла. Ләкин интернет сервислары ил күләмендә эшләргә әзер булмаган, ахрысы. Дәресләр өзелә, бер-берсен ишетмиләр – техник җитешсезлекләр уку-укыту барышын тоткарлый.

Заманча гаджетлары булмаган гаиләләргә республика президенты планшетлар таратырга кушты. Министрлыклар бу эшне башкарып чыкты. Ләкин техниканы кире кайтару шарты белән. Хуш, монысы башка мәсьәлә. Укытучыларны балаларның белеме кызыксындыра. Өй эшен дә тикшерергә, яңа теманы аңлатырга кирәк. Анда инде дәрес тә ахырына якынлаша. Өстәвенә укучыларның барысы да тема буенча фикер алышуда катнашмый, кемдер тыңлап кына утыра, кемдер җавап бирүдән баш тарта. Балаларның 15-20 проценты гына үз фикерен әйтеп бирә ала.

Татар теле укытучысы Айгөл Шәмсетдинова төп 3 тискәре ягын билгеләп күрсәтә:

“Дистанцион укыту режимында балаларны контрольдә тотып булмый, кайберләр әзер җавапларны интернеттан гына күчерә, чын белеменә бәя бирүе катлауланды, хәзер диктант, инша кебек эшләрне яздырта алмыйбыз. Минемчә, укучы белән укытучы күзгә-күз карашып, аңлашып эшләргә, аралашырга тиеш. Шул вакытта гына, укытып була”.

Чирек азагы җиткәч, өй эшләре тагын да артты дип әйтә балалар үзләре дә. Тизрәк мәктәпкә барасы килә башлады диләр. Ләкин бу язда алар сыйныфташлары белән бергә такта каршында башка җавап тотмас инде. Чирек кыскартылды, шушы атнада укуны төгәллиләр. Тугызларда имтиханнар булмаячак дип хәбәр иттеләр. Ләкин унберенче сыйныф укучыларына мондый бәхет татымаячак. 

“Дистанцион режимда укуы авыр димәс идем. Ләкин өй эшләре күп. БДИга да әзерләнәбез. Хәзер үзебезгә күбрәк укырга, шөгыльләнергә туры килә”, — ди, унберенче сыйныф укучысы Әдилә Әшрәфуллина.

Ләкин укытучы һәр бала өчен дә җаваплы. Әлфинур Юнысова да чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханга әзерли:

“Кайбер балалар белән аерым эшләргә кирәк бит, алар җитешә алмый. Сочинение язып, ватсапка җибәрәләр. Анда хата тикшерүе уңайлы түгел. Һәр балага аңлатып язарга кирәк. Без укучыларның янып торган күзләренә карап, аларның тавышларын ишетеп, һәр баланың фикерен тыңлый идек. Тактада яза-яза, дәрес аңлатуга җитми инде. Хәзер презентацияләр ясыйбыз. Әмма видеоэлемтәгә кушылмаучылар да бар. Алар әллә тыңлап утыра, әллә башка эш белән шөгыльләнә. Видеосы булмаганнарга сорау биргәч, “Я же говорила, Вы не слышали” диләр. Болай да укырга яратмый торган балалар тагын да ялкауланды. Ләкин шунысы уңайлы булды: ашыгып-кабаланып чыгып китәсе түгел, тыныч кына өйдә эшлисең, тәнәфес вакытларында дәрескә яхшылап әзерләнеп, журналны тутырып куярга була.”

Балалар тизрәк мәктәпкә барсын иде…

Ата-ананың да үз зары. Программадан артта калалар дип чаң суга алар. Балаларны укыту ата-ана җилкәсенә күчте хәзер. Элек өй эшләре белән генә булышсалар, хәзер дәрестә дә бергә. Зурларның ярдәменнән башка мондый режимда уку тагын да кыен булыр иде.

Өй эшләре артуы да, кыз һәм улларының укырга теләмәве дә борчуга сала. Беренче сыйныфта укучыларга аеруча авыр. Әле мәктәпкә дә яңа гына ияләшеп килгән шук кыз һәм малайларга дистанцион белем алу җиңел түге лә. Айгөл Сафиулина да улы өчен борчыла:

“Дистанцион уку дигәне – көн саен класс җитәкчесе ватсап аркылы җибәргән өй эше эшләү, диктант язарга өйрәнү һәм китап уку иде. Укытучы кушкан кайбер биремнәрне фотога төшереп җибәрәсе. Иң авыры – онлайн дәресләрне тыңлау. Техник җитешсезлекләр булу сәбәпле, баланың кызыксынуы да, сабырлыгы да кими. Аннары өйдә алар үзләрен иркен тота, укырга теләмиләр. Укытучыларның тәҗрибәсе зур, алар яхшырак аңлата, әлбәттә. Бала ата-ананың кушканнарын үтәргә ашыкмый. Көн тәртибе дә үзгәрде: йокыдан соң тора, соң ята. Балаларга үзара аралашу җитми. Дистанцион укуның уңай ягы да бар: бала һәрчак күз алдында, аны контрольдә тотарга мөмкин”.

Дистанцион рәвештә укуны киләчәктә дә кулланырга мөмкин дип уйлаучы ата-аналар да бар. Ләкин кыска вакыт өчен генә. Җитди сәбәпләр булганда, мәсәлән, бала авырып китсә, сыйныфташларыннан калышмас өчен онлайн рәвештә дәресләрдә катнашу мөмкинлеге булачак. Ләкин икешәр айга сузылган дистанцион форматны уңай бәяләмиләр:

“Дистанцион уку ошамады! Бәлки, өйдә булып, балаларның укуын контрольдә тота алсам, башка фикердә булыр идем. Әмма көн дә эшләгәч, безгә тагын да авыррак туры килде. Төрле платформаларда эшләделәр – берсен дә камил дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, тест биремнәре. Дөрес җавапны билгеләп куеп булмый. Ә нишләргә соң?! Әле тагын кемдер биремнәрне әти-әнисе белән эшли, берәүләр каяндыр кучерә, башкалар үзе эшли – дөрес билгеләр куеп буламы соң инде шуңа?! Бала материалны аңлыймы юкмы – билгесез…”, — дип көенә алтынчы сыйныфта укучы кызның анасы Гөлназ ханым Сабирҗанова.

Югары уку йортларында хәлләр ничек?

Чыгарылыш курс студентлары да борчуда. Дәүләт имтиханнарын телефон аша гына тапшырасы булырмы яисә башка бер ысулын уйлап табарлармы дип көтәләр. Аннары чыгарылыш квалификация эшен дә яклыйсы бар әле. КФУның дүртенче курс студенты Эльвира Борһанова да шундыйлар арасында. Болай укуы тагын да авыррак булды ди:

“Университетка йөргәндә җиңелрәк иде. Хәзер бик күп өй эшләре бирәләр. Дәүләт имтиханнары онлайн режимда үтәчәк диделәр. Ул ничек булыр? Анысын әлегә төгәл генә әйтә алмыйбыз”.

Ләкин югары уку йортлары укытучылары арасында вәзгыять уңай. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы Резеда Зәйни дистанцион укуның киләчәктә дә кулланылышка кертеп була ди:

“Шәхсән минем өчен кыенлыклар булмады. Студентлар теләсә кайсы вакытта элемтәгә чыга ала, юлда киләселәре юк, шуңа күрә дәресләрдә катнашучылар саны артты. Аеруча “паралар” кичке 9да бетә торган көннәр өчен уңайлы булды. Дәрестә техник мөмкинлекләрне куллану җиңелрәк, чөнки һәр студент үзенең телефонында яки компьютерында укытучы биргән материалны ачып карый ала. Студентларның күпчелегенә дистанцион режимда уку ошады, аеруча магистрларга. Аларның күбесе көндез эшли, кичке яктагы дәресләргә килергә вакытлары, теләкләре калмый иде. Шуңа да магистрларны әзерләгәндә, дистанцион укытуны алга таба кулланырга мөмкин дип саныйм.”

Йомгак урынына

Монитор аша уза торган дәресне югары уку йортлары инкарь итми. Мәктәп укучылары төп белемне үзләштерә. Алар мондый уку форматыннан гына канәгать була алмый. Димәк, бер зыянның – бер файдасы. Мәктәп тә, сыйныфташлар да сагындырган. Төп теләк — яңа уку елыннан элекке режимга кайту.

Айсылу Нигъмәтҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.

Фото tkgorod сайтыннан алынды