«Московский комсомолец» газетасы баш мөхәррире журфак белән танышты

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Московский комсомолец» газетасының баш мөхәррире һәм хуҗасы Павел Гусев кунакта булып китте. Ул КФУга ОНФ VI Бөтенроссия журналистлар эшләре конкурсының  I пресс-конгрессында катнашу өчен килде. 

Студент-журналистлар медиаменеджерның осталык дәресендә булдылар. Шуннан соң Павел Гусев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров журфак студияләрен һәм аудиторияләрен карадылар. Журналист биредәге шартлар белән танышканнан соң канәгать булуын белдерде һәм Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбендә оешкан яңа күргәзмәгә «Московский комсомолец» газетасыннан экспонат бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Фото: КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән алынды.