«MOST» — буыннар арасында күпер сала

Бүген 16:00 сәгатьтә төп бинаның I физик аудиториясендә «MOST» проектын эшләтеп җибәрү кысаларында студентлар алдында КФУны тәмамлап төрле дәрәҗәләргә ирешкән студентлар чыгыш ясаячак.

15 минутлык ирекле чыгышлар форматында элеккеге студентлар үзләренең уңыш серләре, тормыштагы төрле хәлләр, студент еллары турында хатирәләр һәм һөнәри серләре белән бүлешәчәкләр. Биш спикер тормышның төрле өлкәләрен — идарә, бизнес, иҗат, lifestyle һәм фәнне тәкъдим итәчәкләр. 

Спикерлар буларак ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, TeamSoft тренинг компаниясен нигезләгән Гүзәл Хисмәтуллина, КФУ яшь галиме Тимур Маджидов, «Мотиватика» проектын нигезләгән Анастасия Фәттахова, ТАССның Казандагы үзхәбәрчесе Егор Алеев чыгыш ясаячак.

MOST проекты КФУны тәмамлаган студентлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган һәм һәр ай саен университетны тәмамлаган спикер катнашында үткәреләчәк. Беренче очрашуның темасы: «Талантлар кайда күмелгән?» Чыгышлардан соң студентларның әлеге сорауны open talk форматында КФУны тәмамлаучылар белән фикерләшү мөмкинлеге булачак.

Әлеге чара тәҗрибә алмашуга һәм Казан университетында белем алучы буыннар арасында бәйләнешне ныгытуга юнәлдерелгән.

MOSTпроектының беренче очрашуына КФУның төрле курс һәм белгечлек, барлык теләүче студентлар чакырыла. Төгәлрәк https://vk.com/mostkfu  төркемендә һәм (843) 233-74-48 телефоны аша.