MOST – киләчәккә күпер

КФУда өр яңа, үзенчәлекле проектлар еш оештырылып тора. MOST — нәкъ менә шундый проектларның берсе. Әлеге яңа проект Казан Федераль Университетында укып чыгып, югары үрләргә ирешкән шәхесләр белән студентларны бер түбә астында берләштерде. МOSТ карьера белән сәнгатьне, белемне бергә уңышлы алып барган, шәһәр һәм җәмгыятебез үсешенә зур өлеш керткән кешеләр белән якыннан танышырга һәм аралашырга күпер салды.

Тимур Мәдҗидов, КФУ укытучысы:

Мине иң илһамландырганы ул – фән. Хемоинформатика турында мин биредә ишеттем. Әле фәннең бу өлкәсе турында бик күпләр белми иде һәм, әлбәттә, миңа бу бик кызык тоелды. Аның турында бер китап та, гомумән, нинди дә булса информация юк иде. Шулай итеп, мин бу өлкәдә укып чыктым. Безне аңлап, яклап бу өлкәне үстерергә ярдәм иткәннәре өчен.

Студентларга киңәшләрем:

  1. Диплом түгел, ә белем туплагыз. Актив булыгыз, бар җирдә дә катнашыгыз, бу сезгә алдагы тормышыгызда, һичшиксез, кирәк булачак.

    2. Кызыклы кешеләр белән аралашыгыз.

    3. Югары үрләргә ирешкән кешеләргә сорау белән мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз.

    4. Грантлар алыгыз, чит илдә стажировка үтегез.

5. Чит илгә барып тәҗрибә туплагыз, үзебезгә кайтып шул тәҗрибәнең кулланыгыз.

Анастасия Фәттәхова, Нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, Хореография буенча Европа чемпионы:

Мин КФУда психолог һөнәрен үзләштердем. Әлбәттә, кечкенәдән биеп үскән кешегә сәнгать өлкәсенә китү кирәк булгандыр, әмма мин үземә һәм калганнарга фән өлкәсендә дә сынатмавымны исбат итәсем килде.

Минем сезгә киңәш бирүем, бәлки, дөрес тә булмас, чөнки замана һәм таләпләр үзгәреп тора. Ләкин шунысын әйтәсем килә: һәрбер эшләгән эшегезгә үзегезне тулаем багышлагыз. Башкаларга яхшылык эшләүдән, башкалар файдасына тырышудан курыкмагыз.

Егор Алеев, фотограф:

КФУда физика институтында укыганда, мин күп кенә кызыклы кешеләр белән таныштым. Алар мине яңа өлкәгә – фото өлкәсенә алып керделәр. Моның белән җенләнергә бу миңа бер сәбәп кенә булды. Фотоаппарат алган көнне төгәл хәтерлим. Шуннан юлымда очраган бар нәрсәне төшерә башладым. Хәзер фотога төшерүгә өйрәтә торган төрле китап, интернет-ресурслар бар, әмма профессиональ фотограф буласыгыз килсә, укытучыдан дәресләр алудан да яхшырагы булмас.

Миңа мәгънәле, тарихы булган сурәтләр төшерү ошый һәм хәрби өлкәгә өстенлек бирәм. Украинада сугыш барган вакытта, мин редакцияләргә шунда барып булган хәлләрдән фоторепортаж ясарга теләвемне белдердем. Алты җирдән ризалык бирмәгәч, ниһаять, җиденчесендә минем теләгемне кире какмадылар. Шулай итеп мин үз акчама (юлга киткән акчадан кала) Украинага, дәхшәт барган мәйданга киттем. Казанга кире әйләнеп кайткач, мин үземә шундый «экстрим» җитмәгәнен аңладым.

Ач торган көннәр, асфальтта уздырган төннәр дә җитәрлек булды. Редакциям белән элемтәгә керә алмаган вакытлар күп булса да, эшемнең нәтиҗәсе мине куандыра. Күп тапкырлар туктап, һөнәр алмаштырып карадым . Тик күңелемнең бу өлкәгә тартылганын беләм.

Гүзәл Хисмәтуллина, бизнес-тренер, «ТИМСОФТ» тренинглар компаниясе җитәкчесе:

Университетка беренче тапкырдан ук укырга керә алмадым, чөнки минем барысы да икенче тапкырдан гына барып чыга. Сезгә дә шуны киңәш итәм: беренче тапкырдан барып чыкмады икән, бирешмәгез, икенче һәм өченче тапкыр да тырышып карагыз. Үз максатыгызга ирешкәнче тырышыгыз.

1 нче курста сез үзегезнең дөрес юл сайлаганмы, юкмы икәнне аңларга тиешсез. 2 нче дә исә киңрәк күзаллагыз, бар җирдә дә үзегезне сынап карагыз, 3 тә – укытучыгызны эзләгез, 4 нче курста практика үтегез. Бар кешенең дә таланты бар, шуңа күрә иренмичә аны үстерегез.

КФУдан А.Бутлеров, А.Арбузов, И.Метшин кебек талантлы, укымышлы шәхесләр күп чыккан. Очрашуга килгән кунаклар да шул шәхесләр чылбырын дәвам итүчеләр. Бәлки, укучым, син дә шул чылбыр дәвамчысыдыр?!

Алинә Юнысова